9 мая - День Победы
2 апрель 2025, 04:00

Аларның батырлыгы мəңгелек

Кушманаклылардан соң “Җиңү салюты” исеме астында узучы халык иҗаты фестивале эстафетасын Тазлар авыл билəмəсе үзешчəннəре кабул итте. Алар “Ил онытмас үзенең батырларын” дигəн концерт программасы белəн эчтəлекле чыгыш ясадылар. 

Аларның батырлыгы мəңгелекАларның батырлыгы мəңгелек
Аларның батырлыгы мəңгелек

Концерт программасында Яңа Тазлар, Яңа Кизгəн мəдəният йортларыннан төрле яшьтəге үзешчəннəр катнашты. Бу көнне сəхнəдəн “Кайту”, “На перроне стояли солдаты”, “Кыр казлары” һ.б. сугыш чоры җырлары һəм шигырьлəре яңгырады. Һəрвакыттагыча, Касияр фольклор ансамбле очкынлы композициялəре белəн тамашачы күңелен яуладылар. Фəнзирə Хəйруллина, Гөлназ Шакирова Зенфира Фəрхетдинова, Илгиз Насибуллина һ.б. вокал жанрында осталыкларын күрсəттелəр. Фəнис Суфияновның тальян моңнары тезмəсе белəн чыгышясавы концерт программасын җанландырып китте. Инструменталь һəм балалар вокаль ансамбльлəре чарага ямь өстəп,концертның темасына тап килде Бу көнне “Мəңгелек ут капсулас Кəшкəлəү авылы билəмəсе башлыгы Дамир Əхмəтовка бирелде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игъла ителгəн “Җиңү салюты” фестивале кысаларында Кəшкəлəүавыл клубында бу төбəкнең сəнгать сөючелəре һəм культу ра хезмəткəрлəр тарафыннан хəзерлəнгəн “Олы җиңү безне йөрəклəрдə” дип исемлəнгə концерт узды.
Ватанпəрвəрлек рухы белəн сугарылган концерт программасы тамашачылар həм жюри əгъзалары күңеленə хуш килде. Биредəге билəмəнең сəнгать сөючəн халкының биюлəре, күңеллəргə үтеп керердəй җырлары, йөрəк түреннəн чыкка шигырьлəре, сəхнəлəш-терелгəн күренешлəре белəн үрелгəн чара барысын да дəһшəтле сугыш елларына алып кайткандай булды. Урыны белəн көлеп, урыны белəн уйланып, хəтта күяшьлəрен сөртеп утырган тамашачылар һəр чыгышны көчле алкышларга күмде. Нəфис сүз осталары Ания Шакирова, Дамира Вафина, əлеге вакытта махсус хəрби операциядə катнашучы яугирнең əнисе Рəүфə Əхмəтоваларның чыгышлары, “Милəш”, “Шатлык”, “Яшьлек” вокаль ансамбльлəре, мəктəп укучылары, коллективлары тарафыннан башкарылган җырлар ни тора. Халык һəр чыгышны тыптын калып, керфек тə какмый тыңлады, үзлəре дə аларга кушылып җырлады. Башкача булуы мөмкин дə түгел, чөнки бу җырларның сүзлəре һəркемгə яхшы таныш. Ватанпəрвəрлек рухы белəн сугарылган биюлəрдə дə халыкны уйланырга мəҗбүр итə торган мəгънə салынган иде. Һəр номер төпле уйланылган һəм җитди əзерлəнелгəн. Тамашачы рəхəтлəнеп концерт карап, ял итте. Концерт “День Победы” җыры белəн югары нотада тəмамланды. Фестивальнең атрибуты бу көнне Əҗəк авыл билəмəсенə тапшырылды. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” фестивале кысаларында матур концертларның берсе Əҗəк авыл мəдəният йортында узды.
Концертны алып баручылар билгелəвенчə, фестивальнең беренче этабы барышында бу соңгы нокта. “Җиңү салюты” фестиваленең төп атрибуты “Мəңгелек ут” капсулас районның унөч авыл билəмəсе урап чыкты. Биредəге чара“Ядкарь” вокаль ансамбленең “Солдатлар” җыры белəн башланып китте. Һəр чыгышта ата-бабаларыбызның көче һəм батырлыгы күрсəтелде. Юлия Гыйлемшина башкарган “Вəхшəт” шигыре үзəклəрне өзəрлек итеп яңгырады. Мамады авылы һəвəскəрлəре башкарган күренешлəрдə сугыш башланганнан алып җиңү көненə кадəр барган вакытла сəхнəдə сурəтлəнде. Мавыктыргыч музыка тирə-юньдəге бөтен атмосфераны тутырды, һəр тамашачы йөрəгендə патриотизм рухын терелтте. Əнəс Əминев башкаруындагы җыр, Чулпан Биккининаның “Урак өсте” биюе, Роза Сафина, Динам Əхмəтовларның сугыш чорын чагылдырган шигырьлəрен тамашачылар көчле алкышларгакүмде. Каенлык авыл билəмəсендə узган “Ил онытмас үзенең улларын” дигəн концерт үзенчəлеге, тулы эчтəлеге һəм чагу күренешлəре белəн башкалардан аерылып торды. Тамаша Бөек Ватан сугышы башланган минутларны сурəтлəгəн театрлаштырылган өзек белəн башланып китте. Концертның башы чыннан да тылсымлы иде. Сугыш чоры костюмнары кигəн һəвəскəрлəр үзлəренең музыкаль осталыклары белəн дə сокландырды. Кызлар башкаруындагы “Санитаркалар” биюе, Нəсимə Сəетгалиеваның өчпочмаклы хатлар шигыре, ялгыз җырчылар
Гөлнара Тимергалиева, Рина Əхтəриева, Юлия Шəйхиева, Фəйрүзə Фазылбəкова, Владислав Мөфтиевларның чыгышлары да чараның тематикасын ачып торды.


Гөлназ ХУҖИНА

 

Автор:Гөлназ Хуҗина.
Читайте нас