9 мая - День Победы
21 март 2025, 12:20

Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда

Буген, 21 мартта, Чалкак авылында Русиядә — Ватанны саклаучылар елына, Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елына арналган чара үтте. Авыл китапхәнәсе тарафыннан “Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда” дип аталган Шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Ул Гыйниятулиннар гәиләсенә багышланды, аларның уллары Илдар — хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан батыр егетләребезнең берсе.

Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ырудаАгачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда
Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда

Китапханәче Эльмира Латыйпова нәкъ шәҗәрә аша ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләп булуын күрсәтте.
Чара җыр-бию, күңелне айкарлык, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр белән үрелеп барды.
Бик эчтэлекле, матур узды бу чара.
Ахырда Эльмира Латыйповага Ватанга, туган илгә булган яратуны, ватанпәрвәрлекне буыннар бәйләнешендә чагылдыра алуына рәхмәт әйтеп таралышты авылдашлары һәм килгән кунаклар.

Фото: Эльвина Низамова

Автор:Эльвина Низамова
Читайте нас