

Картәтием Гыйльванов Харис Гыйльван улы Кәшкәләү авылында туган. Тыныч тормышта ул ямщик булып эшли, Бөре шәһәреннән кешеләр йөртә, әйбер ташый. Сугышка 1941 елның 1 июлендә алына.
Рядовой укчы, аннары сержант Гыйльванов 18нче укчылар полкының 414нче укчылар полкы составында фашистларга каршы сугыша. Һөҗүм вакытында сержант Гыйльванов дошман дотын юк итә, шуның өчен 1945 елның мартында “За отвагу” медале белән бүләкләнә.
Картәтием сугышның башыннан ахырына кадәр сугыша. Җиңү көненнән соң ул Дания янындагы Борнхольм утравында булып, анда фашист оккупантларын юк итү буенча ике атналык махсус операциядә катнаша һәм, кайтырга чыккан корабларның берсендә шартлап үлә. Бу фаҗигале вафат булган совет солдатлары хөрмәтенә Аллинг шәһәрендә кызыл йолдызлы стела куелган. Стелага: "Немец оккупантларына каршы сугышта һәлак булган рус баһадирларына мәңгелек дан!», дип язылган.
Сугыш вакытында картәтиемнән бернинди дә хәбәр булмаган. Җиңүдән соң дусты аның хатыны һәм кызы Мәкълүфә Харис кызы Исламовага (әтиемнең нәнәсе була ул) вафаты турында язып җибәрсә дә, картәнием ул хәбәргә ышанмаган, кайтыр, дип гомере буена көткән.
Без яугир Харис Гыйльвановның данлы сугыш юлы турында бернәрсә дә белмәс идек, Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан безгә Даниядән хат килеп төшмәсә. Анда рус мәктәбендә укучы балалар Дан музее өчен мәгълүмат җыйганда безне эзләп тапканнар. Нәкъ алар безнең гаиләне картәтиемнең үткән юлын чагылдырган электрон документлар белән таныштырды. Кызганыч, бу шатлыклы хәбәрне картәнием генә белми калды.
Без, Җиңү солдаты оныклары, картәтиебезне һәрчак истә тотачакбыз һәм үзебездән соңгы буынга да аның исемен җиткерәчәкбез. Дан сиңа, картәтием – яугир Харис Гыйльванов!