Ул 1902 елны Байшады авылында дөньяга килгән. Сугышта рядовой званиесендә була. Шаһи картәтием немец әсирлегенә эләгә, “Шталаг 352” концлагеренда 1943 елны вафат була.
Картәтием турында мәгълүмат булмагач, мин интернет челтәреннән эзләп карарга булдым. Кызганыч, аның турында бернәрсә дә тапмадым. Ә картәтиемнең гомере өзелгән куркыныч урын, “Шталаг 352” концлагере турында укыдым. Чәчләрең үрә торырлык!
“Шталаг 352” концлагере 1941 елның июленнән 1944 елның июненә кадәр булган. Хәрби әсирләрнең иң зур лагере буларак, аның шулай ук оккупацияләнгән территориядә 80 филиалы эшләгән. Структура ягыннан лагерь ике өлештән тора: Масюковщина авылы янындагы «Урман лагере» һәм Минскидагы «Шәһәр лагере». Лагерь коменданты Осфельдның 1941 елның 16 сентябрендәге приказы белән тоткыннар өчен көненә 160 грамм күләмендә эрзац-икмәк паегы билгеләнгән. 1941-1942 елларның көзен һәм кышын аларның тәүлеклек рационы 80-100 грамм ипи һәм салам кушылган черек бәрәңгедән пешерелгән ике савыт баландадан торган. Кайвакыт аңа черегән ат ите өстәгәннәр. Мондый туклану нәтиҗәсендә лагерьда ачлыктан һәм салкыннан үлүчеләр саны гаять зур күләмгә җиткән – һәр иртәдә 100-150 мәет чыгарганнар.
Әсирлекнең коточкыч шартларына карамастан, лагерьда яшерен агитация алып барганнар, "Пленная правда" гәзитен чыгарганнар, лагерь гаражында радиоалгыч җыя алганнар. 15 әсир техниканы ремонтлаган мастерскойдан ике бронеавтомобиль урлап, Жданович районындагы партизаннар отрядына барып җитә алганнар.
Боларны укыганда “эх, минем картәтием дә шулай кача алмаган”, дип уйладым, күземә яшьләр килде.
Бу лагерьда 80 меңгә якын кеше һәлак булган. Аларның һәркайсысын геройга тиңләрлек.
Безнең гаиләдә картәтинең исеме югалмаган – Шаһиевлар булып йөрибез. Димәк, явыз фашист аны җиңә алмаган. Исеме, аның турындагы хәтер буыннан буынга сакланып килә. Мин картәтием Шаһи Насретдин улы Насретдинов белән горурланам!