9 мая - День Победы
12 февраль 2025, 06:00

60 елдан соң бүләк иясен тапты

Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Ахунҗан улы Ахунҗановның язмышы үзенең яшьтәшләре язмышына ошаган. Ул гади солдат булып, Бөек Ватан һәм Япон сугышларында катнаша.

60 елдан соң бүләк  иясен тапты60 елдан соң бүләк  иясен тапты
60 елдан соң бүләк иясен тапты

Бөек Җиңү җиңел бирелмәде. Бу көнне якынайту өчен миллионлаган ватандашларыбыз белән бергә, иңгә-иң торып көрәшер өчен, безнең Борай районыннан да меңләгән кеше кулына корал ала. Чибәр, яшь, таза, кыю якташларыбыз үз теләкләре белән, хәтта гомерләрен дә кызганмыйча, туган илебезне дошманнардан сакларга киттеләр. Дошманга каршы көрәш җиңел булмый. Бик күпләре сугыш яланнарында ятып калдылар, хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөределәр. Тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, Җинү көнен якынайттылар. Кайберләре каты яралардан соң, авырып, тыныч тормышта әз яшәп калдылар.
Бөек Ватан сугышы башланганда Сабирҗан абыйга нибары 14 кенә яшь була. Ул: “Сугышта катнашырмын, сугышның авырлыкларын күрермен,” – дип, бәлки, уйламагандыр да. Башта аңа хезмәт фронтында, аннары сугыш утында катнашырга туры килә.
1944 елның 20 ноябрендә Сабирҗан Ахунҗан улын армиягә алалар. Аның хезмәте 275нче гвардия атучылар полкында башлана. Башка сугышчылар белән беррәттән, Сабирҗан батырларча, оста атучы булып, Бөек Ватан сугышында илебезнең бик күп шәһәрләрен дошманнардан азат итүдә катнаша. Илебез алдында торган бурычларын үтәп, үзен, тазалыгын аямыйча, дошманнарны тар-мар итә. Бу турыда Сабирҗан Ахунҗан улының батырлыгы өчен бүләкләнгән орден, медальләре, мактау кәгазьләре исбатлый. Шул бүләкләүләр арасында “Японияне җиңгән өчен” медале дә бар, чөнки Бөек Ватан сугышыннан соң Сабирҗан Ахунҗан улы илебезне Япон самурайларыннан саклауда да катнаша. Аның орден-медальләре арасында тагын “Батырлык өчен” медале дә булырга тиеш була.
1945 елның 9 маенда чыккан приказ буенча, “Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Сабирҗан Ахунҗан улы Ахунҗановны бүләкләргә,” дип язылган була. Ләкин бу елны Сабирҗан Ахунҗановны бүләкләмиләр. Ул бу бүләге турында үзе исән чагында белми дә, ишетми дә кала. Илебездә соңлап бүләкләнүче батыр, кыю сугышчыларыбыз Сабирҗан абыйдан башка да күп булды.
Бөек Ватан сугышыннан соң илебезне, авыл-шәһәрләрне тергезү, завод-фабрикалар төзү эшләре башлана. Сабирҗан Ахунҗановның вакытында бирелмәгән медале турында Оборона министрлыгы архивында эшләүчеләр белә һәм мондый шатлыклы хәбәрне балаларына җиткерәләр. Бөек Җиңүдән сон 60 ел үткәч, бүләк үз героен тапты. Бу турыда сугыш чоры баласы, тыл ветераны, 92 яшьлек Насибуллин Мәгънәви Тимерхан улы да хәтерли.
Сугыштан сон туган авылы Кузбайга Сабирҗан Ахунҗан улы 1950 елда гына кайта. Эшкә урнаша. Бер елдан соң күрше авыл кызы уңган, чибәр Зәйтүнә апага өйләнә. Аллы-артлы ике уллары һәм бер кызлары туа. Гомере буе Сабирҗан абый туган якларында нефтьчеләрдә бораулаучы булып эшли. Балалары үсеп җиткәч, үзләре гаиләләр коралар, туган якларыннан читтә урнашалар. Бер уллары авылда гаилә корып, электрик булып эшли. Бик ярдәмчел, акыллы була, яшь чагында гармунда уйнап, клубта концертларда катнаша.
1986 елда тормыш иптәше вафат булгач, кызы Фәгыйлә әтисен үзләре белән яшәргә, тәрбияләргә Агыйдел шәһәренә алып китә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр бу шәһәрдә яши Сабирҗан абый. Яраткан кызы, кияве, оныклары тәрбиясендә шатланып, сөенеп яшәр чагында Сабирҗан абый 2001 елның мартында якты дөньялардан китеп барды. Аңа нибары 74 яшь иде. Туган авылы зиратында хөрмәтләп соңгы юлга озатылды.
Бөек Җинүнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә, 2005 елда Берләштерелгән Хәрби комиссариат комиссары Эдуард Фәрит улы Миркаламов әтисенең бүләген – “Батырлык өчен” медален кызы Фагыйлә Сабир кызы Әхмәтгалиевага тапшырды.
Сабирҗан абый сугыштан соңгы елларда да тик яхшылыклар гына эшләгән, тыныч, сабыр кеше булган, тырышкан. Аның турында авылыбызда якты истәлекләр генә саклана; балалары, оныклары әтиләре, дәү әтиләре белән горурланалар.
Сабирҗан абый белән Зәйтүнә апаның уллары Рәвис абый гаиләсе белән 40 ел Усинск шәһәрендә водитель булып эшләп, лаеклы ялда. Рөстәм исемле улы бар, ике кыз оныклары бар. Хәзерге көндә Яңавыл шәһәрендә яшиләр.
Кызлары Фәгыйлә апа тормыш иптәше Илүс абый белән Агыйдел шәһәрендә яшиләр. Яшь чагында Фәгыйлә апа балалар бакчасында тәрбияче, аннан методист, 2001 елдан башлап башкорт гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, хезмәт стажы – 35 ел. Илүс абый белән ике кыз Эльмира белән Альбинаны үстерәләр, белем бирәләр, хәзер оныклары Тамерлан, Руслан һәм Алинаны тәрбияләүдә ярдәмләшәләр. Җылы җәй айларында туган авылда туган йортларында бакча карыйлар, төрлесеннән яшелчәләр, чәчкәләр үстерәләр. Авылда Сабантуй бәйрәменә спонсор булып ярдәмләштеләр. Балалары да әти-әниләре кебек уңганнар, ярдәмчелләр.
2015 елда авылдашларыбыз белән туган авылыбыз Кузбайда һәйкәл-обелиск төзеп, Сабирҗан абый Ахунҗановның исем-фамилиясен дә башкаларныкы белән беррәттән мәңгеләштереп куйдык. Һәйкәл-обелиск янында җәй көне чәчкәләр үстерелә, веноклар, тере чәчкәләр куела, кыш көне тирә-ягы кардан чистартыла. Авылдашлар, читтә яшәүчеләр, балалар, оныклар белән һәйкәл-обелиск янына киләбез, авылыбыз геройларының батырлыкларын онытмыйбыз, алар белән горурланабыз, илебез халкы тыныч тормышта яшәвен телибез.

Автор:Роза Габдулхакова, Кузбай авылы китапханәчесе.
Читайте нас