Бүген, 30 гыйнвар көнне, Яшьләр үзәгендә “Черный” позывнойлы яугир белән “Безнең заман геройлары” дип аталган очрашу үтте. Очрашуга Борай авылының өч мәктәбенең дә сигезенче һәм унынчы сыйныф укучылары килделәр. Әлеге чараны 2025 ел Русиядә Ватанны саклаучылар һәм Башкортстан республикасында Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары еллары кысаларында Яшьләр сәясәте бүлеге уздырды.
“Черный” 2022 елның сентябрендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен өлешчә мобилизация буенча чакырылган һәм әлеге вакытта кыска вакытлы ялда. Яугир үзенең хезмәте, махсус хәрби операция зонасындагы тормышы турында бәян итте. Гуманитар ярдәмдә катнашкан райондашларыбызга рәхмәтен белдерде. "Безнең көч коралда гына түгел, бердәмлектә дә!” – дип сүзен тәмамлады “Черный”.
Укучылар безнең яклаучыбыз хезмәте белән чын кызыксыну күрсәтеп, хәрбигә үз сорауларын турыдан-туры бирә алдылар. Шулай итеп кызыксынуларын яшермичә, балалар солдатларның көндәлек тормышы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырыштылар.
“Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Ситдыйков махсус хәрби операция һәм гуманитар ярдәмнәр турында сөйләп үтсә, социаль координатор Лариса Шәвәлиева “Ватанны саклаучылар” фондының эше турында чыгыш ясады.
Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә, балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны күреп үсәләр.