Даутлар авылында сугыштан җиңү белән кайтучыларны “Бөек Ватан сугышы ветераны” дип исемләүләр үткән гасырның 70нче еллар һәм аның азагында гына искә алына башлады. Шундый таныклыкны зур әтиебез дә 80нче еллар башында гына кулына ала.
Бөек Ватан сугышы башланганда Гыйльмиталип Әхмәтвәли улы ике бала атасы була. Ул туган авылында, урындагы колхозда төрле эшләрдә көч сала. 1941 елның 23 сентябрендә аңа хәрби хезмәткә чакыру кәгазе бирелә. Ул өч ел дәвамында фашист илбасарларына каршы сугыша, өч тапкыр каты яралана. Район хәрби комиссариатында сакланган инде шактый таушалган кәгазь битендәге кыска гына мәгълүматлардан күренүенчә, 1943 елның өченче сентябрендә авыр яраланып, госпитальдә озак кына дәвалануы хакында әйтелгән юллар бар.
Соңрак, хәрби табиблардан төзелгән комиссия карары белән аңа 1944 елда, сәламәтлеге тагын да какшау сәбәпле, авылга кайтырга рөхсәт бирелә. Без, балалары һәм оныклары, аның Сталинград шәһәрен саклау һәм фашистлардан азат итү өчен барган канкойгыч сугышларда катнашканын үзе исән чакта әйткәнлектән генә хәтердә саклыйбыз. Хәрби госпиталь белешмәсендә аның икенче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүе хакында да юллар бар. Кызганычка каршы, орден-медальләренең берсе дә сакланмаган. Шунысын да ассызыкларга кирәк, сугыштагы авырлыклар, андагы кан коюлар турында сорашканда жаваплар бик кыска була торган иде. Айлар буена яхшылап юынмыйча, мунча кермичә, чиста киемен кимичә, вакытында ашамыйча, ачлы-туклы йөрүләр, салкын кышларда озаклап кар өстендә ятулар турында ихлас күңелдән сөйләп булмыйдыр да.
Зур әтиебез белән зур әниебез Тәслимә Вәлиәхмәт кызы алты бала тәрбияләп үстергән олы йөрәкле, бик юмарт, бала җанлы кешеләр иде. Алар бер эштән дә читләнмәде, күрше тирәләренә, авылдашларга ярдәмчел булды, үзләре хакында бары яхшы истәлекләр генә калдырып китте. Туган нигезләрендә төпчек уллары Рәҗәп белән киленнәре Зөлкавия тәрбиясендә яшәгән өлкәннәр балаларын, оныкларны хезмәт сөеп үстерде һәм үстереште. Сугыштан авыр тән һәм күңел яралары алып кайтса да, тормыштан зарланмыйча, дөнья йөге тарткан зур әтиебез үзен бәхетле санады, балаларын, оныкларын фәкать изгелекләр кылырга өндәп яшәде.
Зур әтиебездән мал чалдыралар һәм итен Уфага алып барып сатуын үтенәләр иде. Ул шундый сорау белән килүчеләрнең мөгаен берсен дә кире какмагандыр. Аркаларына ит тутырылган капчыгын печтәрләп яисә чанасын тартып Борай-Чурай, Борай-Бөре-Уфа юлына чыгалар иде. Соңгысы авылдан унбиш чакрымлап ара, аннары йөк машинасы башында Уфа базарына юллану. Кайтыр юл да шулай ук җәяүләп, төн урталарына арып-талып кайтып җителә.
Бервакыт шулай балаларына, оныкларына кием-салым алу максаты белән авылдан тавык йомыркасы җыеп Уфага алып барып сатмакчы булалар. Бу хакта авылдашлардан берәү Борайга милициягә хәбәр итә. Артларыннан ат менгән милиционер килеп җиткәндә, җәяүләп егерме чакрымга якын ара үтелгән була. Кешедән берсе алты тиенгә сатып алынган йомырка, Кызыл юл авылы (Мишкә районына керә, Ленин-Бүләк белән чиктәш авыл) кибетенә дүрт сумнан тапшырыла. “Бизнесменнарны” – сугыш ветераны зур әтиебезне Борайда – ун, әтиебез, кияве Фәтхинурны унбиш тәүлеккә утыртып куялар. Зур әтине ун тәүлектән чыгарганга күрә ул “Мин чебешләрне ун көндә чыгардым”, дип шаяртып сөйли торган иде. Әткәйне исә районның төрле авылларында язгы чәчүдә эшләткәннәр. Сугыш ветераны шундый “хөрмәтләүләрне” дә җилкәсендә татыган. Ул тугызынчы дистәне ваклаганда, 82 яшендә безнең арадан китте, урыннары оҗмахта булсын.
Рәүф Шәймөхәмәтов.