Сугышның беренче көненнән үк Башкортстан егетләре, кызлары илне саклаучылар рәтенә баса. Малайлар да сугышка китәргә омтылалар, дошманны кыйнарга теләделәр, сугыш бетәчәк һәм алар фашистларны тар-мар итүдә һәм илне саклауда катнаша алмаячакбыз, дип уйладылар. Ләкин сугыш озак булды. Һәм алар, кайчандыр яшь малайлар, өлгергәннәр. Безнең әти дә шул егетләр арасында иде.
Әтинең окопларда туңганын, сугышка ничек барганын, ачлык кичергәнен аз беләбез, кызганычка каршы. Ул бик тыйнак иде һәм сөйләргә яратмады. Беркайчан да үзенең куркулары һәм кичерешләре белән уртаклашмады һәм безнең өчен һәрвакыт герой булды. Аның олы абыйсы Сабирьян сугышның беренче көннәреннән үк чакырылган булган, икенче абыйсы Суфиян 1942 елда чакырыла.
Бөек Ватан сугышында катнашучы әтиебез – Ханов Нурихан Хәмәтхан улы 1926 елның 11 мартында Борай районының Абдулла авылында туган. Дошман безнең җирләргә бәреп кергәндә, әти колхозда эшләгән, аңа 15 яшь булган. Ул сугышка 1943 елны китә. Полк мәктәбендә укыганнан соң, 1944 елда Балтыйк буе фронтына җибәрәләр. Аның белән маршал Иван Баграмян командалык итә. Аннан соң Белорусия фронтына эләгә. Бу фронтта Иван Черниковский командир була. Ул үлгәч маршал Александр Василевский кала. Кёнигсберг (хәзер Калининград) кырында әти каты яралана, госпитальгә эләгә. Госпитальдән соң инвалидлык ала һәм запаска китә.
Әти рядовой стрелок булган, яра эзләре бик күп иде. Күрсәткән батырлыгы, ныклыгы өчен “Германияне җиңгән өчен” һәм “2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены” медале белән бүләкләнде. Аның сугышчан юлы турында без белгән бөтен нәрсә шул. Ул буын кешеләре тыйнак иде, үзләрен герой дип санамадылар. Әткәй 1945 елда Абдулла авылына кайта. Бераздан соң әниебезне очратып гаилә корып җибәргәннәр, Карл Маркс исемендәге колхозда эшләделәр. Йорт салып, сигез балага гөмер бүләк иттеләр. Бездә хезмәт сөючәнлек, намуслылык һәм вөҗданлык кебек сыйфатлар тәрбияләделәр. Бүгенге көндә 11 оныклары, 16 оныкчыклары, бер оныгының баласы бар. Кызганычка каршы, әтиебез 2010 елда безнең арадан китте, сугыш сәламәтлегенә зур зыян салды. Без – балалары, оныклары һәм оныкчыклары аның белән горурланабыз һәм Җиңү өчен аңа чиксез рәхмәтлебез.
Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышканнарның һәм үлүчеләрнең барысы алдында да баш иябез. Җиңүегез өчен рәхмәт!