Унсигез яшендә сугышка китә әтиебез. Гурьев артиллерия училищесында хәрби әзерлек алгач, Сталинград-Харьков юнәлешендә, 700 чакрым җәяүләп, Украинага барып җитә ул. Бу вакытта Украинаның яртысы дошманнан тазартылса да, Севастополь дошман кулында була һәм батальон элемтәчесе булган әтиебез Севастопольне коткару өчен мөһим объект булып саналган Сиваш ярымутравындагы каты сугышларда катнаша.
– Дошман, Севастопольне бирмәс өчен, бөтен көчен шушында ташлый, безнең частьларга исә 1944 елның май башларына портны дошманнан азат итү бурычы куела. Бер сугышта 390 кешелек безнең батальоннан 40 кына кешенең исән калуы билгеле булды. Өч батальонда да шул ук хәл. Сугыш кырында батальон командирын полк штабы белән тоташтыручы элемтә кәтүген, тузан, снаряд, бомба суырып ыргыткан балчык астыннан табып, алга йөгерәсең. Шул чакны, колакны ярып, “Шакиров! Шакиров!” дигән тавыш ишетелә. Башымны күтәреп, тавыш килгән урынны эзлим һәм бите-башы тузанга баткан берәүне күрәм, кем син, дигән кебегрәк, аңа карыйм. “Угадай! Угадай!”, – ди бу. “Таҗи, синме бу?” – дим. Кочаклашабыз.
Ул 3 орудиене корып, туктаусыз ата, әле берсенә, әле икенчесенә күчә. Монда кал, бергә сугышырбыз, ди, комбаттан сорыйм, ди. Бу сөйләшү ике-өч минут бара. Мин үземнекеләр белән бергә йөгерәм... һәм каты яраланам. Ә Таҗетдин Гыйләҗетдинов шушы сугышларның берсендә каһарманлык үрнәкләре күрсәткәне өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, – дип сөйли торган иде әтиебез.
Икенче яралануын Польша җирендә ала әти. Беслау шәһәренә кереп ныгыган дошман гаскәрен 1945 елның 14 маенда гына кыйрата алалар алар.
Әти өчен Бөек Ватан сугышы 1950 елда гына тәмамлана. Чөнки 1945-1946 елларда Воронеж, Смоленск өлкәләрендә дошманнан калган снаряд складларыннан, басу-кырларны миналардан тазартуда катнаша. Яндырылган авыл урыннарын, мина кырларын тазартырга чыгып, бүген дә исән калдык, дип кайталар сугышчылар. Куаклыклар һәм үлән каплаган басу-кырларның һәр квадрат метры үлем көтеп яткан снарядлар, миналар белән капланган – шуларны эзләп табу сугыштан да авыр, дип сөйли торган иде әтиебез. Һәр көнне, бүген дә исән калдык, дип, кичкә генә туктый саперлар.
1950 елның апрелендә Таңатар авылына кайта әти.
Әниебез Фәнисәне Борайда үзе квартирга төшкән Гыйлемжанов абыйларында әле кичә генә солдаттан кайтып, райкомда инструктор булып эшли башлаган чагында очрата. Бергә башкарган җәмәгать эшләре, кичке дежурлар вакытында бер-бересенең холык-фигылен аңлашкан яшьләр 1951 елның 10 мартында өйләнешәләр.
Әтиебез, Тимерхан Нәби улы, партия кайда кушса, мин шунда, дип, берничә ел комсомолның район комитетын да җитәкләде, берничә колхозда парторг, ЦСУ, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында җитәкче һәм һәркайда, һәрвакыт оста агитатор, пропагандист, районның патриоты булды.
Безне, биш баланы карап үстерү, башлыча, әниебез өстендә булса да, ата сүзе, ата образы бездәге татулыкны, йорттагы иминлекне оештырып торучы төп көч иде. Әни гомере буе әтинең хезмәтләрен зур бәһалап, аңа рухи ярдәм күрсәтеп яшәде. Үзе районда төрле предприятиеләрдә бухгалтерлык вазыйфаларын җентекләп башкаруы белән бергә, шуларда партия оешмаларын да, аңа гына хас ихласлык белән, җиренә җиткереп үтәп килде.
Ничәмә ел парлашып-җитәкләшеп үткән тормыш юлларының бер генә мизгеле өчен дә кызарырлык та, үкенерлек тә түгел аларның. Биш бала үстереп, һәркайсына туры юл күрсәттеләр. Әнием бик тырыш иде, безне – балаларын гел яхшы якка, эшкә өндәде. Аларның үстергән бакчалары әле дә безгә күп иттереп җиләкләрен биреп тора. Туган йортыбызның ишеген ачып керү белән алар безне каршы алалар кебек.
Кушылганнарында тормыш башлап җибәрүләре авыр булгандыр. Әкренләп авыр еллар арттарак калды, балалар үсеп җиттеләр. Әле дә аларның шул вакыттагы йөзләрен искә алып күңелләр тула. Ышанасы да килми, әтиебез – 5нче гыйнварда, әниебез 6нчы гыйнварда бакыйлыкка күчтеләр, алты ел инде безнең арабызда юклар.
Кадерле әти-әниебез, рәхмәт сезгә, барысы өчен дә!