Ринат, яшь белгеч булуына карамастан, эшен бик тә яратып, зур җаваплылык белән башкара.
– Бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим һәм үз бурычларымны намус белән лаеклы башкарырга тырышам. Эштә төрле хәлләр була. Шуңа күрә үзеңне кулда тотып, паникага бирелмичә эш итәргә кирәк. Чакырулар бигрәк тә язлы-көзле чорда күп була. Чирләр дә төрләнеп, ешаеп тора. Әлеге вакытта безнең бүлеккә район халкы гына түгел, ә М12 трассасында эшләүчеләр дә өстәлде. Төзелеш баргач, анда чакырулар күп, – ди Ринат Виталий улы.
Ринат Борай икенче санлы гимназиясендә белем ала. Ачык йөзле, киң күңелле егет бәләкәйдән үзен медицина хезмәткәре булачагын белеп үсә. Башка бер төрле дә һөнәргә исе китми аның. Тик тормыш, туганнар, язмыш җилләре аны төрлечә сыный. Армия сафыннан кайткач, тормышка карашы үзгәрә. Ул Нефтекама нефть колледжына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап, себер якларында эшли. Бар да яхшы, акчалы эш тә бар, торак та уңайлыклар белән, тик аның күңеленә нидер җитми. Менә шунда ул дөрес һөнәр сайламавын аңлап, эшен ташлап кайта һәм Чайковский медицина училищесына укырга керә. Шулай ул бүгенге көндә яраткан һөнәре буенча эшләп йөри.
Студент чорында үзе белән бергә укыган Виктория белән гаилә кора егет. Тормыш иптәше дә Берләч авылы фельдшеры булып эшли, бүгенге көндә декрет ялында. Ринат белән сөйләшеп торганда да мин аның һөнәрен яратуын аңладым.
Чакырулар арасында гына сөйләшергә җитешсәк тә, күңелдә бу һөнәргә һәм кешеләргә соклану хисе уянды. Хәзер барысы да аңлашылды. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә: “Сез кайда йөрисез, без сезне ничә сәгать көтәбез инде”, – дип әйтмәгез. Үз туган көннәрен дә башкаларга багышлый алар. Чәй эчеп, телефонда яңалыклар тикшереп тә утырмыйлар. Ашыгыч ярдәм тәүлек буе үлем белән узыша. Бу ярышта аларга һич җиңелергә ярамый.
Алар кешеләрне ярата. Нинди генә хәлдә булсалар да, алар кешеләргә бертигез карый – бригада ярдәм күрсәтмичә китмәячәк. Кайвакыт әҗәл дә, бу кешеләргә сокланып микән, бер адым артка чигенергә әзердер.
– Гомер бик кыска. Кеше гомере нечкә җеп төсле, теләсә кайсы мизгелдә өзелә ала. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Диспансеризация үтәргә курыкмагыз. Авырта икән, түзеп йөрмәгез. Кайбер авырулар кеше организмында симптомнарсыз бара, моның турында онытмагыз. Ярдәм сораган кеше, аны табачак, – дигән сүзләр әйтеп Ринат әңгәмәбезне тәмамлады.