Барлык яңалыклар

Районда сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр

Бүген,1 июль көнне, Сугыш хәрәкәте ветараннары көне уңаеннан үзәк мәйданда Батырлар аллеясендә венок салынды.

1 июль көнне Русиядә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу – илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән ир-егетләрне хөрмәтләү, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерү, кайнар нокталарда, шулай ук туган якларына әйләнеп кайтканнан соң вафат булган якташларны искә алу көне.

Кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбызны район хакимиятенең муниципаль хезмәт, кадрлар һәм юридик эш бүлеге начальнигы  Илшат Зиялтдинов  сәламләп, хезмәтләре өчен тирән ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен ирештерде.

- Без бүген сугыш хәрәкәтләрендә һәм аннан кайтканнан соң вафат булган якташларны искә алабыз. Алар һәрвакыт безнең күңелләрдә, - диде  Илшат Өммәт улы.  

Берминутлык тынлыктан соң автойөреш белән дәвам итте чара. Дистәдән артык флаглар белән бизәлгән автомашиналар колоннасы Борай авылы урамнарыннан үтте.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: