Барлык яңалыклар

Якташыбыз Илдар Гыйлемханов истәлегенә хәтер бакчасы ачылды

Бүген, 7 май көнне, Кодаш авылында үткән елны махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Илдар Гыйлемханов истәлегенә хәтер бакчасы ачу тантанасы үтте. 

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова


Чарада Борай районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин, район Советы рәисе Алик Усаев, район Советы секретаре Илшат Камалов, Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Елена Әхмәтгалиева, Кодаш авылы хәзрәте Фрил Суфиянов, яугирнең тормыш иптәше Элиза Зөфәр кызы,  улы Булат, апасы Эльвира,  сеңелләре Чулпан һәм Ләлә, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. 


Хәтер бакчасына 10 груша һәм 30 алма агачлары үсентеләре утыртылды. Берничә елдан соң, әлбәттә, бу урынны танып та булмас: тигез саф булып тезелеп киткән агачлар язын чәчкәгә күмелеп утырыр, җәен-көзен җимеш биреп авыл халкын куандырыр.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: