Республикада Искә алу һәм хөрмәтләү көне үтә

Бүген, 6 май көнне, республикада Искә алу һәм хөрмәтләү көне буларак үтә. Бу көнне зиратларда өмәләр үтә, каберләр тәртипкә китерелә. Бу фотоларда – Таңатар авылы халкы зират өмәсендә.

Республикада Искә алу һәм хөрмәтләү көне үтәРеспубликада Искә алу һәм хөрмәтләү көне үтә
Республикада Искә алу һәм хөрмәтләү көне үтә

–Бездә халык бар эшкә дә актив кушыла. Биләмәгә караган 8 авылның зиратларында җыештыру эшләре башкарылды. Таңатар авылыннан гына да 85кә якын кеше булды бүгенге өмәдә. Шунысы да сөендерә, туган җирләреннән читтә яшәүчеләр дә бик күп кайткан, алар да әти-әниләре, әби-бабайлары, якыннарының каберләрен тәртипкә китерде, өмәдә теләп катнашты, – дип хәбәр итте биләмә башлыгы Алсу Төхбәтуллина.

Автор:
Читайте нас