Безнең район халкы зиратларда өмәләрдә катнаша

Республика Башлыгы Указы белән Искә алу һәм хөрмәтләү көне үтә. Безнең район халкы зиратларда өмәләрдә катнаша. Кузбай авыл биләмәсенә караган авылларда да өмәләр күп кеше катнашлыгында уза. Бу фотоларда сез Кузбай, Бустанай, Абдулла авылларында узган өмәләрне күрәсез.

Безнең район халкы зиратларда өмәләрдә катнашаБезнең район халкы зиратларда өмәләрдә катнаша
Безнең район халкы зиратларда өмәләрдә катнаша

–Зиратлардагы коры үләннәр тырматылып түгелде, каберләр тәртипкә китерелде. Бустанай авылында өмәне хөрмәтле Нәгыйм абый Усманов оештырды. Кузбайның ике зиратында да беркөнне өмә үткәрелде. Кузбайлылар Илһам Хәмитҗановка техника белән ярдәмләшүенә рәхмәтле. Тамырлары моннан булып, бүгенге көндә читтә яшәүче яшьләрнең өмәдә катнашуы аеруча сөенечле. Олысы-кечесен берләштергән бу изге эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Бездә халык "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" дигән сүзләрне аңлап яши, – дип, үткән өмәләр турында хәбәр итте биләмәнең эшләр белән идарә итүчесе Рәзинә Хәбирова.

Автор:
Читайте нас