Валерий Фаршатовның истәлегенә туган авылында “Хәтер бакчасы” булдырылды

Бүген, 4 май көнне, Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Алтаю авылы егете Валерий Фаршатовның истәлегенә туган авылында “Хәтер бакчасы” булдырылды.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Чарага район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, хакимият эшләре белән идарә итүче Фәрит Хуҗин, «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия ветераннар оешмасының Борай бүлекчәсе идарәсе рәисе Илгиз Вәлинуров, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров, Валерийның әти-әнисе, туганнары, авылдашлары, дуслары килгәннәр иде. 
"Хәтер бакчасы" на алмагач, груша, миләш, тирәк агачлары утыртылды. 
Шулай ук Алтаю авылы мәдәният йортындагы Валерий Фаршатов хөрмәтенә куелган  мемориаль ташка чәчкәләр салынды

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас