Илле ел буена кайтыр дип көткән

Быел Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 78 ел тула. Ул канкойгыч еллар шул чор кешеләренең йөрәкләрендә бик тирән эз калдырган.

Илле ел буена кайтыр дип көткәнИлле ел буена кайтыр дип көткән
Илле ел буена кайтыр дип көткән

Минем дәү әтием Бөек Ватан сугышында катнашып, аның гаиләсенә 1944 елның маенда хәбәрсез югалган дигән кара кәгазь килә. Дәү әнием кулындагы бу кара кәгазь озак еллар саклана. Хәбәрсез югалган булгач, бәлки кайтыр дигән өмет белән яши дәү әнием. Бүгенгедәй хәтерлим, дәү әни һәр елны 9 май бәйрәменә матур күлмәкләрен киеп, ап-ак яулыкларын бәйләп, гәрәбәләрен муенына тагып митингка барганын. Ничә еллар үтсә дә, Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан узган бәйрәм чарасы аеруча хәтердә калды.
9 май иртәсе. Көн шундый матур, кояш җылы нурлары белән бөтен дөньяны җылыта. Дәү әнием гадәттәгечә матур итеп киенеп, тантанага китте. Тик нигәдер ул көнне бик нык дулкынлана иде. Ниндидер бер өмет белән китте ул. Күпмедер вакыттан соң, балтасы суга төшкән сыман, өмете өзелгән дәү әнием өйгә кайтып, түргә узды. Башка вакытта күзләрендә очкын чаткысы уйнап торган кешенең бу юлы күзләре төпкә төшеп, яшәү мәгънәсе югалган иде. Кадерлемнең шундый хәлгә төшкәнен күргән әнкәй, тиз генә чәй өстәле әзерләде. “Әйдә, инәй, ю кулыңны, тәмләп чәй эчеп алабыз”, – дип сүз башлады. Дәү әнием акрын гына кул югыч янына барып, “50 ел көттем, кайтмады. Инде кайтмас инде” дип сөйләнә-сөйләнә кулын чайкатты. Бәй без әнкәй белән бу сүзләрне ишетүгә шаккаттык. Беркайчан да бу сүзләрне әйтмичә, ә биш дистә ел Фатыйхын көтеп яшәгән икән ич ул. “Тыныч тормыш башланып фронттан кайткан ир-егетләрдән минем Фатыйхымны соңгы тапкыр кайсыгыз күрде дип сораштыргач, авылдашлары Хаккый “Зәйтүнә, синең Фатыйхың сугышның алдынгы сызыгында булды. Соңгы тапкыр кергәндә: “ Тагын керергә туры килде, чыгып булса ярар иде”, – дип яуга кереп китте”, – дигән хәбәр җиткерде. Шул көннән соң аны берсе дә күрми”, – дип күз яшьләре белән сөйләде дәү әни ул 9 май көнендә. Шушы вакыйгалардан соң, дәү әнием озак яшәмәде, үзе дә май аенда кинәт кенә гүр иясе булды. Авыр сугыш елларын үз иңендә күтәреп, ике улын үстергән нәнәмә мин рәхмәтлемен. Сугыш елларында күргәннәрен ул күз яшьләрсез исенә төшерә алмый иде. Аның кайбер истәлекләрен сезгә дә җиткерәсе килгән иде.
Минем дәү әнием Зәйтүнә Биктиева Бакалы авылында туып-үскән. Коммунада яшәп, янә туган авылына кире төшеп төпләнеп, ике улын аякка бастырган батыр ана ул, тыл һәм хезмәт ветераны.
Ул заманда тол хатынга түгел, ир-атлы гаиләләргә дә тормыш итү җиңел булмый. Матур гына яшәп ятканда, сугыш башланып китә. Аның белән бергә бәхетсезлекләр дә башлана. Дәү әниемне генә түгел, бөтен кешене, олысын-кечесен окоп казырга куа башлыйлар. Шуннан башлана урман кисү, сал агызу. Дәү әнием кебек яшьләрне, өйдә ике көн кунса, өченче көнне оборона эшләренә чыгарып җибәрәләр. Дәү әниемә барлык авыр эшләрдә дә катнашырга туры килә.
Дәү әнием сөйләгән шушындый авыр һәм гыйбрәтле вакыйгаларны исемә төшерәм дә үземне бик бәхетле саныйм. Аллаһка шөкер, без мондый хәсрәтләрне күреп үсмәдек. Өстебез бөтен, тамагыбыз тук, укырга бөтен шартлар да тудырылган. Без һәм безнең балаларыбыз шушы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска, тиешле һәм кирәкле итеп куллана белергә генә тиеш.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас