Хәтер - тере, хәтер - мәңгелек

Егерменче гасыр – Русия тарихы өчен мәрхәмәтсез гасыр булды. Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышларын халкыбызга, солдатларыбызга кичерергә туры килде.

2023 елның 26 апрелендә Зур Бадрак авылы Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдинов исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбендә “Тере хатирә” дип аталган чара үтте. 
Советлар Союзы Герое Таҗетдин Баһаутдин улы Гыйләҗетдинов  туган авылындагы мәктәпкә зур өлеш кертә. Сугыш башланыр алдыннан ул шушы мәктәптә математика укытучысы булып хезмәтен башлап җибәрә. Сугыштан соң да яраткан һөнәренә кайта. Башта Бөре педагогия институтын, аннары Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Төрле җаваплы вазифалар биләгән ул. Район халык мәгарифе бүлеге мөдире, район комитетының икенче секретаре, мәктәп директоры да була. Нәкъ менә ул Зур Бадрак авылындагы әлеге мәктәп бинасын төзеткән.  
24 ел директор булып эшли Таҗетдин Баһаутдин улы Бадрак мәктәбендә. Ул укымышлы, белемле кеше була. Аңа ярдәм сорап олылар да, кечеләр дә килгәннәр.
Авыл мәктәбе фасадына 2015 елда Советлар Союзы Герое Таҗетдин Баһаутдин улы Гыйләҗетдиновка арнап  мемориаль такта урнаштырылды, 2020 елда мәктәпкә аның исеме бирелде.
Нәкъ менә Таҗетдин Баһаутдин улы директор, чын укытучы булуы аркасында  патриотик тәрбия бу мәктәптә бар көченә алып барыла. Ул үзенең мисалында укучыларга гына түгел, барлык авыл халкына үрнәк булып тора.  Аның патриотик тәрбиясендә киләчәк буыннан чын яүгирләр килеп чыкты. 
Бүгенге солдатларның бабалары һәм аталары балаларына һәм оныкларына кулларына корал алырга туры киләчәк дип кем уйласын инде. Конфликтлар, кайнар нокталар, сугыш хәрәкәтләре илебездә берсе артыннан берсе килеп чыгып кына тора.  
Һәр буынның үз сынавы була. Шундый сынауларның берсе булып Әфган сугышы тора.   Бу сугышта Бадрак мәктәбен тәмамлаган Муллагаян Хәсбәтуллин, Рәдис Хәйруллин, Флорис Фәезов, Нияз Котоев, Рәзил Шуваров, Илгиз Сарваевлар катнаша. 
1978 елның 27 апрелендә Әфганстанда революция бушланып китә. Ул гражданнар сугышына китерә.  Әфганстан Советлар Союзынан ярдәм сорый.  Бу канкойгыш сугыш тугыз ел, бер ай һәм 21 көн дәвам итә. 15 меңнән артык совет солдаты чит җирдә һәлак була.  Бу сугыш әфган җирендә өермә белән үтә һәм республикабызның күп кенә халкының язмышына кагыла. Безнең районнан 147 якташыбыз Әфган сугышында катнаша. Алар барысы да батырлык күрсәтәләр.  Кызганычка каршы, 6 сугышчы-интернационалист Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә һәлак була. Аларның берсе – Зур Бадрак мәктәпнен тәмамлаган Илгиз Сарваев. 
Илгиз Сарваев Берләч авылында гади гаиләдә туып үсә. Балачактан ук уңган, җитез була ул. Җырларга, биергә ярата, баянда оста итеп уйный.  Армия сафларына да бик теләп китә. Тик яшь егетне Әфган җиренә җибәрәләр. 
Илгиз нык яшәргә тели.  Ул үзенең хатларында ничек армиядән кайтып, дөнья корып, балалар үстерегә планлаштыра.  Тик... 1986 елның 5 октябрьдә аның подразделениесенә һөҗүм итәләр.  Алынган яралардан берничә көннән соң госпитальдә үлә. Интернациональ бурычын тулысынча үтәп һәлак була. 
1989 елда Әфган сугышы тәмамлана, тик 1994 елда яңа сугыш башлана.  Конституцион тәртипне торгызу максатыннан Чечен җирендә Русия  Федерациясе Кораллы Көчләре кертелә. Бу канкойгыч сугышта Зур Бадрак авылы мәктәбен тәмамлаган  10 егетебез катнаша. Алар – Илвир Сәхипгәрәев, Элвин Алиев, Фәнзәви Галәветдинов, Ленур Сабиров, Раил Мостафин, Фәрит Сәфәров, Булат Салихов, Марат Хаҗиев, Альберт Хуҗин, Фидан Билалов.  
21 гасыр... Инде кайкойгыч сугышлар, афәтләр күрмәсбез дип тыныч кына яшәп ятканда, Русия армиясе Украина җирендә тынычлык урнаштырырга дип махсус хәрби операция башлый.   Әлеге вакытта Зур Бадрак авылы мәктәбен тәмамлаган  10 егетебез батырларча көрәш алып баралар: Булат Галәветдинов, Наил Фәезов, бертуган Артур белән Денис Зайруллиннар, Айдар Сәләхов, Айдар Мифтахов, Фидан Билалов, Руслан Хәбибуллин, Марат Дәүләтшин һәм Рамил Шәрәфисламов. 
Зур Бадрак авылы  Таҗетдин Гыйләҗетдинов исемендәге урта мәктәбендә үткән  чарада барлык буын геройларын искә алып, презентация  күрсәттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен чакырганнар. Алар уллары турында җылы сүзләр генә әйтеп үттеләр.
Патриотизм – ул бирем түгел, ә балачактан ук тәрбияләнүче нәрсә дип әйтү урынлы булыр. Иң кадерлесе һәм иң изгесе – әтисе улына, бабасы оныгына тапшыра ул ватанпәрвәрлекне. 
 Нәкъ менә Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдиновтан килә бадраклыларның патриотизмы, Бадрак авылы егетләренең батырлыгы, нәкъ аның тәрбиясе генә киләчәкнең батырлар буыны икәне бәхәссез. 

Фото Зур Бадрак авылы  Таҗетдин Гыйләҗетдинов исемендәге урта мәктәбеннән алынды. 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас