Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
9 декабрь 2022, 14:27

Без – герой токымыннан!

Мишкә һәм Борай районнарың ике мәктәбе арасында дуслык күпере булдырылды

Без – герой токымыннан!
Без – герой токымыннан!

Заманча мәктәпнең төп бурычларының берсе булып үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү тора, чөнки балачак һәм яшьлек – Ватанны яратуга изге хисне сеңдерү өчен иң уңайлы вакыт. Шушы уңайдан безнең мәктәп укучылары җиденче октябрьдә татар халкы каһарманы Гази Казыйхан улы Заһитовның туган авылы Яңагошка барды. Ике герой Таҗетдин Баһаутдин улы Гыйләҗетдинов исемендәге Зур Бадрак һәм Гази Казыйхан улы Заһитов исемендәге Яңагош мәктәпләре арасында дуслык күперен булдыруны, аларның батырлыгын, тормышын өйрәнү һәм боларны башкаларга җиткерүне максат итеп куйдык.
Шушы уйларыбыз белән Башкортстаныбызның матур төбәгендә урнашкан Мишкә районы Яңагош авылына юлландык. Безне мәдәният хезмәткәре, музей җитәкчесе, мәктәп коллективы һәм укучылары милли ризыклар белән бик җылы каршы алдылар.
Мәктәп фойесында зур китап кургәзмәсе оештырылган иде. Янагош авылы тарихын өйрәнү биредә яшәүчеләрдә буыннан-буынга күчеп килүе күренеп тора. Бу турыда тарих укытучысы Бикбулатов Венир үзе китаплар язып бастырган.
Авыл тарихы белән таныштыруны тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары Таңчулпан Бикбулатова җитәкчелегендә укучылар чыгышы дәвам итте.
Авыл исеменең килеп чыгышы турында ике легенда бар: беренчесе “яңа куыш” сүзеннән булса, икенчесе “яңа кош” сүзеннән диләр. Яңагош авылының тарихы 1688 елларга туры килә. Авылда барлыгы 17 күл булган. Шуның берсе “ Чуртанлы күл”еннән чәй суы гына алганнар. Бу авылда тормыш кайнап торган. Мәктәп тарихы белән танышу бик матур концерт номерлары белән тәмамланды. Жавап итеп без дә Советлар Союзы Герое Гыйләҗетдинов Таҗетдин Баһаутдин улының тормыш юлы, батырлыгы белән таныштырдык. ОБЖ дәресләре укытучысы Руслан Мостафин музыкаль күчтәнәч итеп җыр башкарды.
Артабан юлыбыз Гази Заһитов исемендәге музейга юнәлде. Юлыбызда бик борынгы бина – архитектура һәйкәленә тап булдык. 1921 елда Ефрем Курочкин төзегән кибет, аны халык телендә “Ефрем лавкасы” дип йөртәләр. Бина янында истәлеккә фотога төштек.
Музей җитәкчесе Айрат Нәгыйм улы Заһитов безне каршы алды. Ул архивтан алынган докуметларга таянып авыл тарихы турында мәгълүматны тагын да тирәйнәтеп сөйләде. Билгеле булуынча Яңагош авылыннан ерак түгел табигый урын Наратсаз – түбән сазлыклар булган. Аларга якынча 7000 яшь, тирәнлеге 7,5 метрлап диелә. Биредә Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр дә үскән.
Музейда иң зур зал – “Геройлар залы”. Музей җитәкчесе безгә Гази Заһитовның тормышы һәм батырлыгы турында бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйләде.
…1945 елның апрель азагында Берлинда көчле сугышлар бара. Совет гаскәрләре Германиянең төп бинасын – рейхстагны штурмлый. 27 апрельдә рейхстагка Җиңү байрагын кадау өчен төркемнәр туплана. Аларның берсе – капитан Маков җитәкчелегендә 25 кешелек төркем. Гази Заһитов, өлкән сержант Минин, Лисименко, сержант Бобров белән бергә рейхстаг бинасына керә, бикле ишекне бүрәнә белән җимереп, чормага менә һәм түбәгә менеп, Җиңү Алиһәсе сынына Җиңү байрагын беркетә. Бу 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта була.
Михаил Минин үзенең «Трудные дороги к победе» дигән китабында болай дип яза: «Төп көчләрнең якынайганын көтеп тормыйча, без шундук түр ишегенә таба йөгердек. Заһитов бу маршрутны көндез бинокльдән карап, өйрәнеп чыккан иде инде…
Рейхстагка якынлашкач, керү юлында автоматтан ата башладык һәм, бер генә секундка туктап тормыйча, кирпеч кыйпылчыклары белән тулган киң гранит баскыч буйлап өскә таба менеп киттек… Ике катлы зур ишек бикле булып чыкты… Гази Заһитов аста яткан бүрәнәне алып менеп, ишеккә бәреп керергә тәкъдим итте. Ишекне ачу җиңел генә бирелмәде: бүрәнә белән бәреп керү өчен, унлаган кешенең көче китте. Ниһаять, ишек ачылды. Бина эченә тоташ ташкын булып совет сугышчылары агыла башлады.
Коммунист Гази Заһитов барысыннан да алда булды. Ул, ишек ачылуга, бүрәнә белән бергә вестибюльгә очып килеп керде. Аның артыннан беренче булып рейхстаг бусагасын атлап керүчеләр арасында коммунистлар А. Бобров, А. Лисименко һәм капитан В. Н. Маков белән мин булдык… Беренче шеренгалар автомат уты ачты. Рейхстагта караңгы иде – күзеңне ачыбрак карасаң да, хәрәкәтләнү кыен, берни күренмәде. Шунда без фонарьләр яктырттык.
Бер-бер артлы чылбыр буйлап өскә үрмәләдек. Алда, һәрвакыттагыча, Гази Заһитов, аның артыннан байрак тотып мин мендем… Дүрт метр үрмәләдек, соңыннан тәрәзәләр аша түбәгә мендек. Караңгыда кечкенә генә манараның шәүләсе күренә иде. Шул манарага Заһитов белән Кызыл байракны кадый башладык.
Шушы кыска вакыт эчендә булып узган бәрелештә дустым Гази Заһитов автомат пулясыннан бик каты яраланды. Пуля, партбилетын тишеп кереп, йөрәктән бары берничә миллиметр чамасы арада гына чыгып киткән иде.
Беренче майның иртәсендә генерал С. Н. Перевёрткинга хәрби бурычны үтәү турындагы докладыннан соң, безнең янга капитан В. Н. Маков килде. Җиңүнең беренче байрагын куюдагы каһарманлык өчен, корпус командиры Советлар Союзы Герое исемен В. Н. Маковка, А. П. Бобровка, Г.К.Заһитовка, А. Ф. Лисименкога, М. П. Мининга тапшырырга, ә штурм төркеменең барлык катнашучыларын Ленин орденына тәкъдим итәргә боерды, дип хәбәр итте.
1945 елның 18 маенда I Белорусс № 576/н гаскәрләре боерыгы буенча Гази Казыйхан улы Заһитов һәм аның хәрби иптәшләре «Кызыл байрак» орденнары белән бүләкләнде».
– Гази Заһитов туган ягына 1946 елның җәендә кайта, – дип сөйләде Айрат Заһитов. – Аның күкрәген өч орден һәм биш медаль бизи (югарыда әйтеп үтелгән бүләкләрдән тыш, «Варшаваны азат итү өчен», «Берлинны алган өчен», «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре). Үзенең батырлыгы турында беркемгә дә сөйләмәгән, чөнки заманасы шундый иде. Авылдашлары аның батырлыгы турында 1964 елның 30 апрелендә генә, «Комсомольская правда» газетасында язылган «Знаменосцы» мәкаләсеннән белде, ләкин ул вакытта Газиның җан биргәненә инде унбер ел булган иде.
Яңагош авылында аның хөрмәтенә бюст куела. Галимҗан Бикбулатов тырышлыгы белән, 1987 елда ук авылда Гази Заһитов музее ачылган. 2007 елда музей яңа бинага күчә. Мишкә районы үзәгендә, Советлар Союзы Геройлары исемнәре язылган стеллада Заһитов исеме дә бар...
Без дә кунакка буш кул белән бармадык. Укучылар белән берлектә эшләнгән Гази Заһитовның рейхстагка флаг кадау куренеше макетын музейга истәлеккә тапшырдык. Җавап итеп безгә музей җитәкчесе Гази Заһитов турында диск бүләк итте.
Ахыры. Башы 4нче биттә.
Безнең сәяхәтебез батыры-бызның каберенә чәчәк салу белән тәмамланды. Дуслык куперен ныгыту максатында, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Яңагош укучыларын кунакка чакырдык.
Билдәләнгән көнебез егерме өченче ноябрь дә килеп җитте, кунакларны Бадрак җирендә каршы алдык.
Авылыбызның уртасында горур балкып торган мемориал комплексына кердек, Яңагош укучылары, укытучылары тарафыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга баш иеп чәчәк гөлләмәсе салынды.
Зур Бадрак мәктәбенә юл алдык. Тарих укытучысы Сарваева Гөлнара Абзалтдин кызы җитәкчелегендә әзерләнгән “Бадрак авылы тарихы” презентациясе белән 8 сыйныф укучысы Гатауллина Зөлфия таныштырды. Тарих битләренә караганда, Бадрак 1540-1550 елларда барлыкка килгән. Бадрак тарихы язылып килгән, ләкин югалган. Халык арасында авыл барлыкка килү турында ике легенда яши.
Кунакларны туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Садикова Гөлшат Мулланур кызы каршы алды. Советлар Союзы Герое Таҗетдин Баһаутдин улы Гыйләҗетдиновның биографиясе, документлары белән таныштырды.
...Таҗетдин Баһаутдин улы Борай районының Зур Бадрак авылында туып-үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, башта колхозда эшли, аннан соң, 1942 елның февраленә кадәр, Бадрак мәктәбендә укытучы була.
1942 елның 23 февралендә Кызыл Армиягә чакырыла. 1942 елның декабрендә Гурьев хәрби пехота училищесын тәмамлый һәм хәрәкәттәге армиягә алына. Фронт юлларында бик күп батырлыклар күрсәтә. 1944 елның 9 маенда Севастополь шәһәре өчен барган сугышларда Т. Гыйләҗетдинов взводы ике танкны һәм ике штурм коралын юк итә. Берүзе исән калган яралы лейтенант Таҗетдин Гыйләҗетдинов дошманның тагын бер танкын шартлата. Элекке кыюлыклары һәм шушы батырлыгы өчен, 1945 елның 24 мартында лейтенант Т. Гыйләҗетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыла.
1945 елның ноябреннән капитан Т. Гыйләҗетдинов тыныч тормышка кайта. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый, туган авылында укытучы, аннан соң район халык мәгарифе бүлеге мөдире, партиянең район комитетының икенче секретаре вазыйфаларын башкара. Соңгы елларда туган авылы Зур Бадрак урта мәктәбенең директоры була...
Герой яшәгән өйдә һәм ул төзеткән, күп еллар эшләгән мәктәпкә мемориаль тактаташ куелган. 2020 елның ноябрендә Зур Бадрак мәктәбенә Геройның исеме бирелә.
Музейдан соң, сүзне кунагыбыз Айрат Заһитов дәвам итте. Без экскурсиягә бер классны гына алып барсак, бу көнне Гази Заһтовның батырлыгы турында Бадрак мәктәбең барлык укучыларның тыңларга мөмкинлеге булды.
«...Әле мәктәп партасыннан ук рейхстагка Җиңү байрагы кадаган ике кешенең исеме хәтерләргә уелып калган: Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария. Ләкин әлеге тарихи вакыйгага турыдан-туры катнашы булучыларның саны күбрәк һәм аларның берсе – Гази Заһитов.
Гази Казыйхан улы Заһитовның сугышка кадәрге биографиясе берничә юлга сыеп бетә. 1921елның 20 августында Башкортстан Республикасының Мишкә районы Яңагош авылында туган. Җиде классны тәмамлагач, медицина училищесында белем алган. 1940 елда аны Кызыл Армиягә алганнар. Бөек Ватан сугышында артиллерия разведкасында хезмәт иткән. Хәрби тел белән әйткәндә, дошманның саклану корылмаларын һәм утка тоту чараларын табу белән шөгыльләнгән. 1942 елның ноябрендә Гази Заһитовның тырышлыгы белән дошманның зенит батареясы, реактив миномёт, танкка каршы ата торган пушка һәм 23 дзот сафтан чыгарыла. Сугышта андый эпизодлар җитәрлек. 1943 ел башында оптик разведка взводы өлкән разведчигы Гази Заһитов «Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә.
43нең 17 маенда ул Акулино авылы янында 500 кешедән торган дошман пехотасын абайлап ала. Бүләкләү кәгазендә мондый сүзләр язылган: «Иптәш Заһитов утны дөрес корректировкалау нәтиҗәсендә, дошман пехотасы куып таратылды һәм өлешчә тар-мар ителде». 1943 елның март-август айларында Гази Заһитов дошманның 300гә якын блиндажын, пулемёт качырган урыннарын, күзәтү пунктларын, дзотларын, артиллерия һәм миномёт батареяларын таба. 1943 елның сентябрендә хәрби бурычларны төгәл һәм намуслы үтәгән өчен бүләкләнүчеләр арасында 3 нче удар армия сафларында хезмәт итүче командир Заһитов та бар. Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1944 елның 15 июлендә ул – алты, 1945 елның 20 гыйнварында ун немец солдатын пленга төшерә.
1945 елның язында 3 нче удар армиянең 136 нчы пушка артиллериясенең өлкән сержанты Гази Заһитов Берлин операциясендә катнаша. Ул вакытта инде аның ике медале һәм III дәрәҗә Дан ордены була (1944 ел).
Фашистлар Германиясе башкаласына аяк баскач, совет гаскәрләре сугыша-сугыша, Рейхстагка таба якынлаша. Аны исә 5 меңнән артык немец саклый. Рейхстагны саклау системасы мина кырлары белән әйләндереп алынган өч траншеядан, танкка каршы су тутырылган чокырлардан һәм 15 тимербетон дотлардан гыйбарәт була.
Рейхстагны камап алып, аңа Кызыл Байрак кадау өчен доброволецлардан торган штурм группалары туплана. 29 апрельдә капитан В.Н.Маков төркемендәге өлкән сержантлар А.П.Бобров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко һәм сержант М.П.Минин немецлар урнашкан урынга якын килеп, Рейхстагка артиллерия утын көйлиләр. Автомат һәм гранаталар белән коралланып, алар бу бәрелештә 40 немецны тар-мар итәләр һәм безнең пехота килеп җиткәнчегә кадәр бирешмиләр. Документларда «30 апрельдә Заһитов үзенең иптәшләре белән разведка вакытында картада билгеләнмәгән, Рейхстагтан 100 метр читтә булган каналны һәм шул канал аша кичү урынын белеп ала» диелә.
Гази Заһитов һәм аның иптәшләренең алга таба хәрәкәте турында М.П.Минин хатирәләре аша билгеле. Җирле вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия штурмга әзерләнә. В.Н.Маков приказы белән, әзерлек тәмамланганчыга кадәр биш минут кала, А.П.Бобров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко, М.П.Минин каналга ыргыла. Заһитов төркемне үзе разведка вакытында тапкан кичү урынына алып килә. Канал аша кичеп чыкканнан соң, төп көчләрнең килүен көтеп тормыйча, керү урынына юнәләләр..
22 сәгать 40 минутта Г.К.Заһитов һәм М.П.Минин, Егоров белән Кантариягә кадәр, иң беренче булып, рейхстагка байрак кадыйлар. Гази Заһитов, группаның башка әгъзалары белән бергә, командование тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Аның бүләкләү кәгазендә: «30 апрельдә рейхстагны штурмлаган вакытта Заһитов беренчеләрдән булып рейхстагка бәреп керде… өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг башнясына менеп, җиңү байрагын кададылар. Рейхстагны штурмлаган вакыттагы батырлыклары өчен иптәш Заһитов Советлар Союзы Герое» исеме бирүгә лаек дип язылган. Ләкин аларның барысы да Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның маенда Гази Заһитов тагын бер бүләк – II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Гази Заһитов туган авылына әйләнеп кайта, анда авыл советы рәисе, МТС механигы булып эшли, өйләнә. 1953 елның 23 августында фаҗигале рәвештә һәлак була...”
Гази Заһитовның туган якларындагы музей аның исемен йөртә, Яңагош белән Мишкәдә урамнар аның исеме белән аталган, Казанда да аның исемен йөрткән урам бар. Аның тормышы һәм батырлыклары турында китаплар язылган», – дип сөйләде музей җитәкчесе.
Айрат Нәгыйм улы күчмә күргәзмә алып килгән. Сугыш яу яланыннан табылган экспонатлар: каска, гранаталар, автомат-ППС-43, котелок, көрәк. Ә иң мөһиме геройның орден-медальләре, аның батырлыгын дәлилләгән документлар иде. Укучылар һәм укытучылар тын да алмый тыңладык. Чөнки бу мәгълүматны беренче ишетүчеләр дә булганына һич шигем юк.
Айрат Нәгыйм улы Бадрак мәктәбенә истәлек-бүләк тапшырды: «Татары Уфимского уезда» (300 еллык халык исәбен алу архивыннан), «Гази Загитов и Григорий Булатов». Шулай ук рәхмәт билгесе итеп, миңа әтиемнен, ул чактагы мәктәп директоры Карамов Нәҗип Әхмәтгали улының, музейда сакланган, әлегәчә мин күрмәгән фотосының сканвариантын бүләк итте. Бу документлар 1966 елда ул башлап Мәскәү архивыннан Яңагошка кайткан булган. Бу документларны без күрдек, алар Яңагош музеенда сакланалар. Әтиемнең тырышлыгы онытылмаганы, аны хәтердә тотулары өчен бик рәхмәтлемен.
Сүзне Яңагош мәктәбенең тарих укытучысы Венир Бикбулатов дәвам итте. Аның абыйлары, туганнары Бөек Ватан сугышында катнашып, бик күп орден-медаллләр белән бүләкләнгәннәр.
– Мишкә районында Советлар Союзының Геройлары бар: Е. Орсаев, Г.Фәтхинуров, М.Актуганов, З.Рафиков. Район халкы алар рәтенә Г.Заһитовны да кертә. Якташларыбызның батырлыгы мәңгелек, – диде ул.
Венир Бикбулатов “Победители. Очерки о Героях Советского Союза Мишкинского района” китабын һәм “На реке героев“ дискын мәктәпкә истәлеккә калдырды.
Чараны Зур Бадрак мәктәбе укучылары дәртле биюләр һәм сугыш турында җырлар белән тәмамлады. Чынлап та ике мәктәп арасында дуслык күперен булдыру максатына ирештек һәм киләчәктә бу эшне дәвам итәрбез. Аларны искә алып, без укучыларыбызга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирергә тырышабыз. Алар Ватанны саклап калу өчен күпме тырышлык куйганнар.
Геройларыбызга бүген дан җырлыйбыз, аларны искә алып баш иябез. Без – герой токымыннан, аларны онытырга хакыбыз юк!

Без – герой токымыннан!
Без – герой токымыннан!
Без – герой токымыннан!
Без – герой токымыннан!
Автор:Римма Әхмәтҗанова
Читайте нас: