

Күп кенә өлкәннәр төрле транспорт чарасы, шул исәптән питбайк та уенчык түгел икәнен аңламый яки аңларга теләми. Бу югары куркыныч чыганаклары, бигрәк тә бала машина юлына кирәкле күнекмәләрсез, хокуксыз һәм саклагыч экипировкасыз чыкса. Ата-аналар, балалары турында кайгыртам дип уйлап, контрольсез һәм белемсез балага транспорт чарасы сатып ала. Ләкин бу кайгырту түгел, ә ата-ана бурычларын бозу.
Питбайк – идарә итү хокукы таләп ителә торган транспорт чарасы: «М» категориясе (мопед) – 16 яшьтән, «А» (мотоцикл), «А1» (җиңел мотоцикл) 18 яшьтән бирелә.
Күп гражданнар, аларны бары тик спорт инвентаре гына дип уйлап, ялгышалар. Чөнки алар ПТСсыз (транспорт чарасы паспорты) сатыла һәм нәкъ менә спорт инвентаре паспорты белән генә гамәлгә ашырыла. ЮХХДИда аларны теркәмиләр, ләкин мондый мотоцикллар зур тизлек җыя, бу җәрәхәтләргә һәм үлем очракларына китерә.
Питбайк ярышлар һәм тренировкалар өчен махсус билгеләнгән урыннарда күнегүләр өчен кулланылырга тиеш, анда аны аерым транспортта алып киләләр һәм алып китәләр. Юлда аларда йөрергә ярамый. Рәсми рәвештә балигъ булмаганнар хокуксыз беркайда да, хәтта кырларда һәм урманда да йөри алмый.
Транспорт белән идарә итү хокукыннан башка идарә иткән, юлның йөрү өлешендә самокатларда йөргән балаларның ата-аналарына карата РФ административ хокук бозулар турында кодексның 5.35 маддәсенең 1 өлеше билгеләре буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Әлеге маддәнең санкцияләре: кисәтү яки 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф. Мондый эш материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә карауга тапшырыла. Һәм мондый һәр очракны утырышларда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе аерым карый: ата-аналар баланың ялын ничек оештыруларын, аның имилеген тәэмин итү-итмәвен бәяли. Хокукый аспектларны тикшерәләр. Ата-аналарга (законлы вәкилләренә) һәм аларның балигъ булмаган балаларына нинди маддәләр кулланыла алуы аңлатыла, бу: РФ Җинаять кодексының 125 маддәсе («Куркыныч астында калдыру») – әгәр ата-ана контрольдә тотмаган, йөрүне туктатмаган, яклау тәэмин итмәгән икән; РФ Җинаять кодексының 118 маддәсе («Саксызлык аркасында авыр зыян китерү») – әгәр бала җитди җәрәхәт алган булса; РФ Җинаять кодексының 156 маддәсе («Тәрбия бирү бурычын үтәмәү») – баланы мондый гамәлләргә системалы рәвештә җәлеп иткән очракта.
Ата-аналарга һәм аларның балигъ булмаган балаларына нәрсәләр белергә кирәк:
- Хокуксыз йөргән өчен – 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф (РФ административ хокук бозулар турында кодексның 12.7 маддәсе), транспорт махсус тукталышка урнаштырыла.
- Рульне балага тапшыру (хәтта кырда яки ишегалдында да) – 30 000 сум штраф яки ата-ананың машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.
- Яшь машина йөртүче катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте – җинаять җаваплылыгы (РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе) һәм миллионнарча сумлык гражданлык дәгъвалары.
Исегездә тотыгыз, питбайкларда һәм кросс мотоциклларында махсус трассаларда, мотомәктәпләрдә генә йөрергә рөхсәт ителә. 250 Вт куәтле электр самокатлары һәм скутерлар (двигатель күләме 50 куб сантиметрдан артык) мопедларга тигезләнә, аларны йөртү өчен хокук кирәк; урман полосасы, ишегалды һәм гомуми файдаланудагы юл – хокуксыз күнегүләр өчен урын түгел.
Скутер, мопед, питбайк, мотоцикл, квадроцикл әйләнә-тирәдәгеләр өчен югары куркыныч чыганакларына керә, шуңа күрә алар белән идарә итү хокукы билгеле бер таләпләргә җавап бирүче затларга бирелә. Билгеле бер категориядәге машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырырга кирәк.
Русия Федерациясе кодексының административ хокук бозулар турында 12.1 маддәсенә искәрмә нигезендә скутер һәм мопед йөртүчеләргә юл хәрәкәте өлкәсендәге барлык административ хокук бозулар да кагыла.