Ярышта 15 балыкчы катнашты. Алар төрле номинациядә җиңү яуладылар, бер генә балыкчы да бүләксез калмады. Беренче урынны һәм “Иң күп балык тотучы” номинациясен бер бәкедән 100 балык тотучы, Тәтешледән килгән Айрат Вәлиәхмәтов яулады. Икенче урынга һәм “Иң күңелле балыкчы” номинациясенә Иске Тазлар авылыннан килгән балыкчы Фидан Ягафаров чыкты. Ул безне үзенең матур җырлары белән дә әсир итте.
Өченче урынга һәм “Иң зур балык тотучы” номинациясенә Мишкә районыннан килгән Григорий исемле балыкчы лаек булды.
“Иң гузәл балык тотучы” номинациясенә үзебезнең авыл сылуы, Зиния Хәмәтова лаек булды, “Иң яшь балыкчы” номинациясе Борайдан нәнәсенә кунакка кайткан 2 яшьлек Аслан Тимиргалиевка бирелде. Олы Шөкшән авылыннан килгән Славик Изергин – “Иң сакчыл балыкчы” номинациясенә лаек булды. “Иң бәхетле балыкчы” исеме 13 номерлы балыкчыга бирелде. “Иң тәҗрибәле балыкчы” дип Касияр авылыннан килгән Азат абый билгеләнде. Бер балык та тота алмаган балыкчыларга “Алда тотыласы балыклар өчен” дигән бүләк бирелде. Кыскасы, бер генә балыкчы да игътибарсыз калмады. Шунысы кызыклы, кайбер балыкчы үзенең фамилиясен, хәтта исемен дә белдерәсе килмәде.
Чарага килгән халык балыкчыларның кораллары белән танышты, балыклары белән фотога төште, саф һавада ял итте.
Бәйрәмгә килгән һәркем Ришат Ситдыйков һәм Олия Хәмидуллина пешергән телеңне йотарлык балык шулпасы, самовар чәе һәм авыл кызлары пешереп алып килгән тәмлекәчләр белән сыйланды.
Чарада катнашучылар бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, таралыштылар.
Ирина Исмәгыйлева, Башкортстан татарлары конгрессының Борай районы бүлекчәсе җитәкчесе.