Беренче кагыйдә. Конфиденциаль мәгълүматны ачмагыз. Хәзерге вакытта мошенниклыкның иң киң таралган ысулларының берсе булып банк карталарыннан акча күчерү тора. Мондый схема түбәндәгечә эшли.
Сезнең белән телефоннан янәсе сез клиент булган банк хезмәткәре элемтәгә керә. Аннары җинаятьчеләр финанс учреждениесендә счет белән нинди дә булса проблема булуы турында хәбәр итә. Шуннан соң алар карта номерын һәм серсүзне хәбәр итүләрен сорыйлар. Шулай ук алар сезгә банкомат янына килергә һәм аларның инструкцияләрен үтәргә тәкъдим итә алалар. Мондый гамәлләр нәтиҗәсендә мошенниклар йә мөстәкыйль рәвештә счеттан акча алалар, йә сез үз кулыгыз белән акчаларны алдакчылар картасына күчерәсез.
Мондый очракларны булдырмас өчен, кемгә дә булса яшерен парольләр, карта реквизитлары, PIN һәм CVV кодлар, шулай ук финанс оешмасындагы счетлар турында белешмәләр сөйләргә кирәкми. Шуны белү мөһим: операцияләр үткәргәндә банк хезмәткәрләре сездән нинди дә булса парольләр сорарга хокуклы түгел.
Икенче кагыйдә. Башка чит кушымталарны гаджетларга билгеләмәгез. Хәзерге дөньяда кырыгалдарларның хәйләләренә эләгү шанслары шактый арткан. Мәсәлән, хәзерге вакытта банк счетларыннан акчалар гаджетларны зарарлаучы вируслар ярдәмендә урланырга мөмкин.
Android операцион системасы булган смартфон кулланучылары аеруча бәлагә тарырга мөмкин. Google Play рәсми интернет-кибетеннән түгел, ә чит интернет-сайтлардан нинди дә булса кушымтаны йөкләп алып, сез программа белән бергә куркыныч вирус та алырга мөмкинсез. Әгәр смартфонда нинди дә булса банкның мобиль кушымтасы урнаштырылган булса, вирус банк картасы мәгълүматларына керә ала. Шуннан соң счеттан акча алына.
Сезнең телефоныгызга мондый вирус эләкмәсен өчен, барлык кушымталарны Google Play, AppStore, Windows һәм башка рәсми кибетләрдән генә алырга кирәк.
Өченче кагыйдә. Интернет-кибетләрдә сатып алганда уяу булыгыз. Хәзерге вакытта интернет-кибетләр зур популярлык казана бара. Бүген мондый сәүдә мәйданчыкларында күп төрле товарлар сатып алырга мөмкин. Әлеге вакытта товарларны кибет сайтларында да, социаль челтәрләрдәге сәүдә битләрендә дә саталар.
Товарларны челтәрдә сатып алып, мошенникларга эләгергә һәм шуның аркасында акчасыз һәм теләгән товарсыз калырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен сатып алуларны бары тик тикшерелгән кибетләрдә генә эшләргә кирәк. Сатып алына торган товар өчен сатучыга шундук акча күчерергә кирәкми. Алдан түләүне кертергә мөмкин, ә калган акчаны әйберне алганнан соң күчерергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, челтәрдә товар сатып алганчы башта интернет-кибетне һәм сатучының тарихын яхшы өйрәнергә кирәк.
Дүртенче кагыйдә. Мәгъ-лүматны тикшерегез һәм паникага бирелмәгез.
Телефон караклыклары инде беренче ел гына таралмаган. Мондый алдау ысулы вакытында шалтыратулар яки SMS кулланалар.
Мисал өчен, мошенниклар потенциаль корбанга шалтыраталар, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар кешегә аның туганы (улы, кызы, ире, сеңлесе һәм башкалар) нинди дә булса җинаять кылган, мәсәлән, кешене машинада бәрдергән яки сугышуда катнашкан, дип хәбәр итә. Бу конфликтны җайга салу өчен алар ришвәт түләргә тәкъдим итәләр.
Шулай ук телефон аша җинаятьчелекнең башка ысуллары да бар. Мәсәлән, алдакчылар «әни, счетка акча сал» дигән хәбәр җибәрә яки сезнең картаның блокланган булуы турында банк исеменнән SMS җибәрелә.
Әгәр дә сез мошенниклар кармагына эләгергә теләмисез икән, кемгәдер акча күчергәнче, сезгә шалтыраткан яки SMS җибәргән кешенең дөреслекне хәбәр итүенә инанырга кирәк. Моның өчен үз туганыңа шалтыратырга һәм аның хәлләре һәм кайда булуы белән кызыксынырга кирәк.
Төрле SMS алган вакытта янәсе банктан финанс учреждениесенә барырга яки әлеге оешманың кайнар линиясенә шалтыратырга һәм аларның мәгълүмат бирүне таләп иткәннәрме һәм нинди максатлар өчен икәнлеген ачыкларга кирәк.
Бишенче кагыйдә. Ят кеше-ләргә ышанмагыз.
Мошенниклар үзләренә төрле кыяфәтләрне киеп карый алалар. Кешенең психологиясен белеп, алар барлык кешеләргә диярлек якын килү юлын таба алалар.
Мәсәлән, җинаятьчеләр үзләрен медиклар, социаль хезмәтләр, коммуналь предприятиеләр хезмәткәрләре һәм башкалар дип таныштыралар. Төрле уйлап чыгарылган сылтаулар астында чит торакка эләккәч, алдакчылар фатирлардан акча һәм кыйммәтле милек урларга мөмкин.
Әгәр сезнең өегезгә таныш булмаган кешеләр килгән икән, аларга ышанырга кирәкми. Башта аларның теге яки бу предприятиедә эшләвен исбатлый торган документны бирүләрен сорарга кирәк. Шулай ук андый кешеләргә йорт яки фатир буенча контрольсез йөрергә рөхсәт итәргә кирәкми. Әгәр сез бу кешеләрне өйгә керткән булсагыз, ят кешене һич ялгыз калдырмагыз. Ул һәрвакыт сезнең күз алдыгызда булырга тиеш.
Алтынчы кагыйдә. Ышан, әмма тикшер!
Алдар өчен еш кына мошенниклар тулы бер схема әзерлиләр. Мәсәлән, моны махсус оешмалар аша чит илдә эш табарга тырышып очратырга мөмкин.
Җинаятьчеклекнең мондый ысулы вакытында алдакчылар, гадәттә, бина арендалый һәм анда профильле агентлык урнаштыра. Мондый оешмаларга мөрәҗәгать иткәндә сез һәрвакыт ачык йөзле персоналны, бик күп буклетларны, фотосурәтләрне очратырсыз. Гадәттә, мондый кырыкалдарлар документлар әзерләү, билетлар сатып алу һәм башкалар өчен билгеләнгән акча алганнан соң юкка чыга.
Агентлыкка эшкә урнашу буенча мөрәҗәгать иткәндә акчаны шундук чит кулларга тапшырырга кирәкми. Башта агентлыкның тиешле лицензиясе булуына инаныгыз. Шулай ук потенциаль эш бирүче турында белешмәләре белән танышыгыз.
Сезнең өчен туристлык визасы түгел, ә эш визасы рәсмиләштереләчәген белергә кирәк.
Шулай ук агентлык хезмәтләре өчен түләргә кирәкмәгәнлеген белү мөһим, әлегә чыннан да теләгән эшне алырсыз дип ышанмагыз.
Җиденче кагыйдә. Кул куйганчы һәрвакыт укыгыз.
Еш кына текстның берничә битен укырга иренгән кешеләр күчемсез милектән мәхрүм ителгәннәр яки зур процентлы кредитлар алганнар булып чыга. Мондый хәл булмасын өчен һәрвакыт кул кую алдыннан килешүләрне игътибар белән укыгыз. Бу кагыйдәне теләсә нинди документларны рәсмиләштергәндә дә тотарга кирәк.
Сигезенче кагыйдә. Комарлы уеннар уйнамагыз.
Барысына да күптән билгеле, кешеләрдән мөмкин кадәр күбрәк акча алу өчен төрле уеннар оештырыла. Сүз карталар, лотереяләр һәм башкалар турында бара. Башта мошенниклар сезгә бераз отарга мөмкинлек бирә. Потенциаль корбан азартка кергәч, җиңелүләр чоры башлана. Нәтиҗәдә плюста бары тик алдакчылар гына кала.
Шуңа күрә комарлы уеннар уйнарга кирәкми. Әгәр инде сез мондый күңел ачуларны яратасыз икән, туганнар һәм дуслар белән уйнагыз. Акча урынына ставкалар булып тәм-томнар, төрле сыйлар һәм башкалар булырга мөмкин.
Тугызынчы кагыйдә. Акчаны банкларда гына алыштырыгыз.
Бу очракта сүз валюта алмашу турында бара. Билгеле булганча, кулдан валюта сатып алганда яки сатканда курс банкларга караганда шактый югарырак. Әмма артык 1000 сум алырга теләсәң, бөтен акчадан колак кагарга мөмкин.
Мәсәлән, чын акча урынына валюталар алмашканда сезгә ялган акча бирергә мөмкиннәр. Шәхси акчаларыгыздан мәхрүм калмас өчен, чит ил акчаларын бары тик рәсми банкларда гына сатып алыгыз һәм сатыгыз.
Унынчы кагыйдә. Таныш бул-маган кешеләргә акча бирмәгез.
Еш кына чит кешеләр төрле сылтаулар белән аларга акча бирүләрен сорыйлар. Алар җинаятьчеләргә сихер бетерү, эре купюраларны алмаштыру һ.б. өчен кирәк булырга мөмкин. Купюралар алар кулына эләккәч, сез, мөгаен, акча бүтән күрмәячәксез.
Ахырда шуны билгеләп үтәргә кирәк, әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Ярдәм сорап оператив мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә сезнең үз акчаларыгызны һәм мөлкәтегезне кире кайтару мөмкинлеге барлыкка киләчәк.