Район хакимиятендә даими узган инвестсәгатьләр ярдәмендә төрле юнәлештә халыкка кирәкле хезмәт күрсәтелә, эш урыннары булдырыла.
« Эшкуарлар – катлаулы таләпчән кешеләр, әмма безнең икътисад нәкъ менә аларга таяна, шуңа күрә һәркемне кулыннан тотып йөртәчәкбез һәм һәрнәрсәдә ярдәм итәчәкбез”.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров.
“Цветок” кибете хуҗасы Гүзәл Хәсәнова да үз эшен ачыр алдыннан район хакимиятендә узган инвестсәгатькә юл ала. Анда ул үзенең эш юнәлеше һәм кибеткә уңай урын билгеләүләрен сорый. Район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов белән киңәшләшеп, ниһаять бүгенге көндә үз аягында ныклы басып торучы эшкуар буларак таныла.
– Инвестсәгатьләрнең булуы районда эшкуарлыкны үстерә. Яңача сулыш ачыла. Мин дә үз эшен ачырга теләүче яшьләрне үз идеяләре, бизнес-планнары белән район хакимиятендә узган инвестсәгатьтә катнашып,тормышта үз юлларын табуларын телим. Миңа шәхсән шушы киңәшмә зур ярдәм итте, – ди Гүзәл Дамир кызы.
Гүзәлнең кибете тәүге көннәрдән үк халыкны төрле-төрле чәчкәләр белән сөендерә. Монда матур, нәзәкәтле һәм назлы гөлчәчәкләр, хризантема, гербер, альстромерия, эустома, лилия, лаләләр, шулай ук күзнең явын алып торган экзотик бүлмә гөлләре дә бар.
Гүзәл һәр сатып алучысын елмаеп, ихлас каршы ала. Аралашучанлыгы аркасында ул күпләрне яхшы белә. Һәркемне якын күреп, якын туганыдай каршылый, даими клиентларына ташламалар да ясарга тырыша. Һәрчак сатып алучының теләге исәпкә алына. Композицияне сайлау буенча киңәш бирүенә дә клиентлары аңардан канәгать.
Кибет хуҗасы тик сыналган фирмалар белән генә хезмәттәшлек итә. Шуңа да һәрчак ассортиментта – яңа өзелгән чәчкәләр. Алар үзләренең продукциясе гарантиясенә тулысынча җавап бирә.
– Чәчәк белән генә чикләнеп калмадым, кибетемдә гөлләр, шарлар да сата башладым. Бәяләребез дә авылча, артык тешләми.
Бәйләмне матурлауның да үз модасы бар икән
– Чәчәк сату үземә шундый ошый. Матурлык белән эш итү күңелгә рәхәтлек бирә. Гөлләрне өйрәнәм. Алар белән сөйләшергә кирәк диләр, кайберсе кул белән тиеп киткәнне ярата. Берсеннән-берсе матур бәйләм ясарга өйрәнү дә күңелле, – ди Гүзәл.
Гүзәл моның белән тукталып калмаска уйлый һәм "Эшкуарлык сәгате"нә яңадан-яңа идеяләр алып килергә хыяллана.
– Безнең өчен каралган проектларның саны түгел, ә аларның сыйфатлы тормышка ашырылуы мөһим. Нәтиҗәләргә ирешү – эшкуарлар белән эшләүдә безнең төп принцип.
Мондый очрашуларның атна саен үткәрелүен билгеләп китәм. Тематик идеяләре, яисә мондый очрашуларны үткәрү өчен кызыксындырган сораулары булган эшкуарларның мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Ярдәм бездән, төбәк Башлыгы Радий Хәбировтан булуына шикләнмәгез.
Район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.