Барлык яңалыклар
Фотогалерея
26 апрель 2023, 15:35

Район китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды

Бүген, 26 апрельдә, район китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды.

Татар шагыйре Габдулла Тукай озак яшәмәгән. Нибары 26 ел. Ләкин бу вакыт эчендә ул 30 томга якын шигырь китаплары бастыра, Казанда беренчеләрдән булып балалар өчен яза башлый һәм татар фольклоры турында берничә хезмәт чыгара. Бүген дә 8нче сыйныф укучылары өчен район китапханәсе, Кәшкәләү, Бакалы авыллары китапханәләре хезмәткәрләре “Кәҗә һәм сарык”, “Бала һәм күбәләк”, “Су анасы” әсәрләрен театральләштерделәр. Габдулла Тукай шигырьләрен чара кунаклары Мәсүфә Әюпова, Фәнзия Мәкъсүтова, Гөлсимә Зиннәтуллина укыды. Флюс Шәрифьянов шагыйрьнең сүзләренә язылган «Пар ат» җырын башкарды.

Укучылар татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйләгәннәрне бик теләп тыңлады.

Чара ахырында “И туган тел, и матур тел!” җыры бергәләп җырланды.

Автор:Маргарита Гимазетдинова