Проект медицина хезмәткәрләренең эмоциональ киеренкелеген арт-терапия һәм мәдәни тернәкләндерү юлы белән профилактикалауга, шулай ук өлкән буын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә (көмеш волонтерларга) ярдәм итүгә һәм аларны алга таба, арт-терапия өлкәсендә уникаль тәҗрибә һәм күнекмәләрдән файдаланып, иҗади тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәтелгән.
Бүген, 24 гыйнвар көнне, район үзәк дәваханәсендә әлеге проект кысаларында күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре районыбызның медицина хезмәткәрләре өчен матур кичә оештырды.