+24 °С
Яңгыр
Шушы көннәрдә терлекчелек тармагында кышлату барышы, малларны ашату һәм асрау ысуллары, ит һәм сөт продукциясе җитештерүне арттыру һәм малларны төрле чирләрдән саклау өчен вакытында прививкалар ясау мәсьәләләренә кагышлы тиешле чаралар үтәлешен тикшерү максатыннан авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов җитәкчелегендә фермаларга рейд оештырылды. Рейдта шулай ук район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов һәр участокның мал табиблары белән берлектә катнашты.