Фотогалерея
15 декабрь 2022, 16:16

Борайда Яңа елның төп гүзәле - Чыршының тантаналы шартларда утлары кабызылды

Бүген, 15 декабрьдә, район халкы һәм кунаклары, үзәк мәйданда матур итеп бизәлгән чыршы янына җыелды. Биредә Яңа елның төп гүзәле - Чыршының тантаналы шартларда утлары кабызылды.

Тантанада район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гемир Нуртдинов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, барлык райондашларга изге теләкләрен җиткерде.

Чыршы тирәсенә төркем-төркем Кыш бабайлар, Кар кызлары, төрле әкият геройлары җыелды. Узган һәркемне бәйрәм белән котладылар һәм фотосурәтләргә төштеләр.

Сәхнәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар иҗат коллективларының матур бию-җырлары чараны тагын да күркәм итте.

Чулпан Губаева
Фото:Чулпан Губаева
Автор:Чулпан Губаева