+23 °С
Ачык
Проект чикләрендә Ваныш-Алпавыт авылына Башкортстан Республикасының һәм Русиянең башка төбәкләреннән 10 көнгә рәссамнар чакырылган иде. Борай һәм күрше районнар (Балтач, Тәтешле, Калтасы) территориясендә яшәүче халыкларның традицион көнкүрешенә, тарихына һәм сәнгатенә чумып, рәссамнар «Танып легендалары» дигән темага әсәрләр иҗат иттеләр. Симпозиумда катнашучыларның нәтиҗәләрен Борайның арт-галереясында "Танып легендалары" күргәзмәсендә бүген тәкъдим иттеләр.