Бакчасы әкият кебек
Бер мизгелгә әкият дөньясына эләккәндәй булдык. Йорт ишеген ачып кергәч тә "Теремкәйдә кем яши?" – дип сөрән саласы килде. Бу теремкәйдә чәчәкләр ханбикәсе – Данира Мифтахова яши. Капка алдыннан ук башланган чәчкәләрнең искиткеч матурлыгын карап туйгысыз.