Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 октябрь 2018, 13:50

Урамда төлкеләр йөри

Ай башы белән Борай авылы урамнарында төлкеләр күренүочраклары ешайды.

3 октябрь көнне хәвеф белән янаучы хайваннарны аулаучы махсус хезмәт вәкилләре авыл урамында йөрүче ике төлкене йоклатып, алардан ветеринария станциясендә анализ алынды. Җәнлекләрнең котыру чире белән авырымавы ачыкланды һәм алар урманга җибәрелде. Әмма урамнарда әле дә төлкеләр йөрегәнлеген күрүчеләр бар. Аларының да чирле түгеллегенә бер төрле дә гарантия юк. Шуңа күрә сак булыгыз, балаларның берүзеләрен урамда йөртмәскә тырышыгыз.

Борай авыл биләмәсе хакимияте.

Читайте нас: