Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июль 2018, 11:07

Төй елгасында балыклар үлеп беткән

Аскын районының Төй елгасында балыклар үлеп беткән.

Моның сәбәбе әлегә билгесез, урындагы халык, алар зыянлы химикатлар белән агуланган, дип исәпли.

Коточкыч хәл: елга буйлап үле балыклар ага. Аларның ваклары гына түгел, эреләре дә зыян күргән. Кешеләр бу тирәдә балык тотудан туктаган. Су коену да тыелган. Төй елгасы су керү өчен бердәнбер урын булганлыктан, халык бу хәлгә бик борчыла.

Чыганак: kiziltan.ru

Читайте нас: