Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 июнь 2018, 16:33

Ике сабый машина эчендә пешеп үлгән...

Дондагы Ростов шәһәрендә коточкыч фаҗига теркәлгән. 3 һәм 1,5 яшьлек ике кыз җиңел машина эчендә пешеп үлгәннәр.

Әниләре аларны 12 яшьлек өлкән кызы карамагында калдырган, тик тегесе бераз вакыттан соң каядыр киткән.

Ике сабый йорт янында уйный торгач, шундагы җиңел машина эченә кергәннәр һәм... кире чыга алмаганнар. Аяусыз кыздыручы кояш нурлары астында машина эчендәге температура адәм баласы түзә алмаслык дәрәҗәгә җиткән, балалар пешеп үлгән.

Фото http://ruspdd.ru сайтыннан алынды.

Чыганак: http://kiziltan.ru

Читайте нас: