Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 Май 2018, 14:27

Төзелеп бетмәгән йортта янә күңелсез хәл...

Киров урамы, 43\2 санлы йорт адресы буенча урнашкан ташландык төзелеш зур хәвеф тудыра.

Ел башында Уфаның бу урамында урнашкан төзелеп бетмәгән йортта студент кыз белән булган хәлләр бөтен республиканы тетрәндергән иде. Янә бер бәла кичә кич үсмер кыз белән булды. Ул, бишенче каттан дүртенчегә егылып төшеп, умыртка сөяген сындырган. Кызны шәһәр дәваханәсенә алып киткәннәр. Табиблар баланың хәлен авыр дип бәяли.
17 майда әлеге ташландык төзелеш өстендә дистәләгән үсмернең йөгереп йөрүен күрүчеләр булган.


Чыганак: http://kiziltan.ru
Читайте нас: