Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 Май 2018, 13:05

Майда бензин бәяләре дүртенчегә артты

19 майда республика автозаправкалау станцияләрендә бензин хаклары маркаларына бәйле 20-50 тиенгә артты.

Ә аннан алдагы арттыруга бер атнадан да кимрәк вакыт үткән иде. Һәрвакыт бәяләр 30 тиенгә күтәрелә. Ел башынан “Башнефть” автозаправкалау станцияләрендә бензин хакы уртача 5 процентка артты.
Былтыр нефть компаниясе хакларны, маркасына бәйле рәвештә, уннан артык тапкыр 1,5-7,1 процентка күтәрде. Ни өчендер нәкъ безнең республикада гына бензин хаклары шулай еш һәм күпкә арта.
Читайте нас: