Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 Май 2018, 11:38

Пилмән ашап, авырып китүең бар...

Уфаның эре супермаркетлар челтәрендә сатылган ризыкта листерия бактериясе табылган.

Хәвефле инфекция китереп чыгаручы листерияле пилмәннәр "Лента" супермаркетлар челтәрендә сатылган. Бу хакта "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Мәгълүм булуынча, тикшерү гипермаркетның үз теләге буенча үткәрелгән. Пилмәннәрнең хәвефле партиясе сатудан алынган.

Йогышлы авыру китереп чыгаручы листериянең ярымфабрикатка ни рәвешле эләгүе тиешле органнар тарафыннан тикшерелә.

Читайте нас: