Барлык яңалыклар

Мөмкинлекләрне кулланып эш итә Вадим

Безнең районыбызда социаль контракт төзеп, үз эшен башлап җибәрүчеләр бар. Борай авылында яшәүче Вадим Максименко – шуларның берсе. Ул дәүләттән алган 350 мең сум акча хисабына машиналар төзекләндерү буенча үз бизнесын булдырган.

Мөмкинлекләрне кулланып эш итә Вадим
Мөмкинлекләрне кулланып эш итә Вадим

 

Аз керемле гражданнар үз эшләрен ачу өчен 350 мең сумга кадәр яки мәшгульлек хезмәте аша эшкә урнашканда 60 мең сумга кадәр ала ала.
2014 елдан башлап Башкортстанда социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы (АСПК) гамәлгә ашырылып килә. Мәшгульлек үзәкләре программаның ике юнәлешен күзәтә: эш эзләү һәм шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру. Социаль контрактны аз керемле дип танылган гражданнар төзи ала, бу авыр тормыш ситуациясеннән чыгу программасы, ниндидер индивидуаль эш траекториясе планы.
Безнең районыбызда да социаль контракт төзеп, үз эшен башлап җибәрүчеләр бар. Борай авылында яшәүче Вадим Максименко – шуларның берсе. Ул дәүләттән алган 350 мең сум акча хисабына машиналар төзекләндерү буенча үз бизнесын булдырган.
Озак еллар Себер якларында эшләгән Вадим, гаиләсенә якынрак булырга дигән ният белән үз эшен ачарга хыялланып йөри. Шул вакытта адреслы социаль ярдәм программасы турында ишетеп кала. Район хакимиятенең баш белгече Илнур Вафин ярдәмендә 2022 елда Вадимның хыяллары тормышка аша. Үзе яшәгән йорт янындагы гаражда машиналар төзекләндерү сервисы ачып җибәрә. Мәктәптән соң алган радиомеханик һөнәре аңа бу эшендә зур этәргеч була. Себердә эшләгәндә автоэлектрика үзенчәлекләре белән таныша. Шуңа күрә Вадимга машиналар төзекләндерү чит нәрсә булмый. Үз инструментларына өстәп, дәүләттән бүленгән акчага йөк һәм җиңел машиналар өчен профессиональ диагностика үткәрү җиһазы һәм генераторларны һәм стартерларны тикшерү өчен стенд сатып ала. Бу җиһазлар Вадимның эшен күпкә җиңеләйтә икән.
Яшь белгечнең эше тукталып тормый, җәен төп эшенә өстәмә булып авыл хуҗалыкларында техника төзекләндерү белән дә мәшгуль ул.
– Башта гариза бирдем, үзмәшгуль буларак теркәлдем һәм машиналар ремонтлый башладым. Башта куркыныч та, авыр да булды, ләкин хәзер мондый мөмкинлек өчен мин рәхмәтле, чөнки социаль контракт ярдәмендә яраткан эшемне башкарам. Әлегә социаль контракт төзергә батырчылык итмәгәннәргә озакка сузарга кирәкми, дип киңәш бирәм, – ди Вадим.
Программада катнашу шартлары буенча республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә җентекле аңлатмалар алырга мөмкин.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: