Пандемия шартларында эшләү аларга да аерым шартлар куя. Үзләренең һәм клиентларының сәламәтлеген саклау өчен почтальоннар битлекләр, перчаткалар һәм барлык саклану чаралары белән тәэмин ителгәннәр. Һәр клиент белән аралашу алдыннан куллар дезинфекцияләүче сыекча белән эшкәртелә. Кирәк икән, хезмәтләндерү контактсыз ысул белән башкарыла. Һәр почта хезмәткәренең сәламәтлеге көн саен тикшерелә.Вакытлы матбугат, пенсия-субсидия өләшүче дә, көндәлек кирәк товарларны алып кайтучы, өлкәннәрнең моң-зарларын, шатлыкларын бүлешүче дә ул почта хезмәткәре. Ә бүгенге шартларда, өлкәннәрнең үзизоляциядә булуы вакытында почтальоннар һәр өйдә бигрәк тә көтеп алына. Каенлык авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Ситдыйкова шундыйларның берсе. Инде ике дистә елга якын ул почта эшенә үзен багышлаган кеше. Һәм эшен дә бик яратып, зур төгәллек белән башкара. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Каенлык бүлекчәсендә бүген дистәгә якын төр хезмәт күрсәтелә: гәзит-журналларга яздыру белән бергә, коммуналь хезмәтләргә түләүләр кабул итү, кәрәзле телефонга акча кертү, төрле переводлар, посылкалар алу һәм җибәрү, сату һәм башкалар... Әлеге хезмәтләрнең һәрберсен үз вакытында башкарырга кирәк. Шуңа да, бары сабыр һәм төгәл, шул ук вакытта гадел кеше генә бу хезмәттә эшли аладыр.–Хезмәтем ничек кенә авыр, катлаулы булса да, зарланмыйм. «Кайда мин юк, шунда рәхәт» дигән әйтем дә бар бит әле. Һәркемнең хезмәте үзенчә авыр, үзенчә катлаулы. Бүген хезмәтем булуга куанып эшкә киләм, авылдашларыма ярдәм итә алуыма сөенеп яшим. Элеккеге кебек күпләп гәзит уку, хатлар язышу булмаса да, авылдашларыбыз бүген дә почта хезмәтеннән бик теләп файдалана. Димәк, хезмәтебез кирәк һәм без моңа бик шат, – ди Эльвира Фәнил кызы.Шул ук вакытта һәр төр хезмәт буенча җиткерелгән планнарны да үтәп чыгарга кирәк. Ләкин биредәге бүлекчә алдына куелган планны арттырып үтәп бара. 2020 ел республика матбугатына язылу кампаниясендә дә яхшы нәтиҗә күрсәтеп, конкурсның призеры булган. Озак еллар Борай почта бүлегенең хат ташучысы, узган гәзит-журналларга язылу кампаниясендә югары нәтиҗә күрсәтеп, республика конкурсының призеры булган Ленара Нәбиуллина да ел әйләнәсенә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Авыр сумкаларын җилкәсенә асып, өйдән-өйгә яңа “табадан гына төшкән” гәзит-журналларны өләшә. Аның хезмәтен яратуы, җаваплы каравы, төгәллеге нәтиҗәсендә халык район тормышы, ил-көн яңалыклары белән үзвакытында танышып бара, рухи азык туплый. Бу үзе зур бәхет. Гәзит-журналларга язылу чорында да хат ташучының тырышлыгы бәяләп бетергесез. Һәр әбүнәченең өенә барып, аны кызыксындыручы, вакытлы матбугатка язылырга өндәүче кеше дә әле ул. Хезмәтеннән тәм һәм ямь табып яшәгән кеше генә шундый абруй яулый ала.