Барлык яңалыклар
Хезмәт һәм мәшгульлек
16 октябрь 2020, 12:05

Юл салу һәм төзекләндерү саваплы эш

Борынгылар, юлда яткан таяк, ботакны гына булса да читкә алып кую кешеләргә олы савап булыр дигәннәр. Ә юл салучылар һәм аны хезмәтләндереп, төзекләндерүчеләр өлешенә әлеге савап меңләтә языладыр...

“Башкиравтодор” җәмгыятенең Борай юл төзү һәм ремонтлау филиалы коллективында 100гә якын хезмәткәр көч сала. Биредә эш кышкы салкын-бураннарда, язгы-көзге яңгыр, пычракларда һәм җәйге челләдә дә туктамый. Чөнки юлларның төзек булуы, сыйфатлы итеп яңалары салынуы һ.б. ел әйләнәсенә әлеге коллектив иңнәрендә.

- Агымдагы елның бүгенге көненә Дүртөйле-Борай юнәлешендәге юлның, гомумән алганда, дүрт километр өлеше төзекләндерелде. Район үзәгендә Космонавтлар, Чернышевский, Солнечный, Косыгин, Промышленный тыкрыгы урамнарына да, барысы бергә дүрт километр юл түшәлде. Быел, шушы көнгә безнең тарафтан 125 миллион сумлык эш башкарылды. Кышка әзерләнү мәшәкатьләре дә алдан ниятләнгәнчә бара. Юлларда чокырланган урыннарга (ямочный) ремонт эшләре төрле юнәлештә оештырылып, киң җәелдерелгән. Җәйге чорда өч бригада эшли. Юл мастеры Илшат Шәрипов, Ленар Шакиров, Азат Фәйзрахманов һәр бригаданың хезмәтен уңышлы оештырып алып бара. Асфальт-бетон заводы Рәвил Галәветдинов җитәкчелегендә чимал җитештерүне җайга салып, берничә төрлесен тәкъдим итә. Безнең район гына түгел, Дүртөйле, Калтасы, Яңавыл, Балтач, Караидел һ.б. районнарда аларның продукциясен теләп куллана. Кышкы-җәйге мәлдә юлларны хезмәтләндерүче автогрейдер машинисты Энгел Насыйров, Фәнзил Муллагалиев, тракторчылардан Хәбирьян Әхмәдишин, Данил Гыйлманшин, Финат Гайнановның тырышлыгы зур. Асфальт түшәү техникасының машинисты Искәндәр Ибраһимов, кәтүкләү техникасы машинисты Вәрис Мирзаханов, Айнур Сафиуллин, погрузчик-төяүче техникасы машинисты Альберт Шакиров, экскаваторчы Рамис Галиев хезмәтләрен югары бәяләсем килә. Озак еллар биредә эшләүче йөк машиналары водительләре Фларис Закиров, Рәлиф Миннеәхмәтов, Фәвәрис Шәрәев, Фәдис Гайфуллин, Айдар Дүсмәтов кебек уңган хезмәттәшләребез белән горурланабыз, – диде производство-техник бүлеге начальнигы Илшат Нуриев.

14 октябрьнең чуак иртәсендә Дүртөйле-Борай юнәлешендәге юл төзекләндерү һәм асфальт җәю эшләренең барышы белән безне таныштырырга дип, эшләр җәелдерелгән урынга Илшат Фидаил улы алып барды. Асфальт түшәү сыйфатлы булсын, эшләр нәтиҗәле барсын өчен көчләрен аямый эшләгән бертөркем хезмәткәрләрнең мәшәкатенең һәр нечкәлеге хакында сөйләп, аңлатып йөрде ул.

-Түшәлгән асфальтның куллану чоры җиде ел белән исәпләнелә. Бездәге салкын кышларның суыклары да һәм җәйге челләләрнең кайнарлыгы да 40ар градустан артып киткәч, асфальт һичшиксез “тетрәнү кичерә”. Шуңа күрә климат шартлары да юлларның саклану-сакланмавына олы йогынты ясый. Әлбәттә, эшләребез барышы финанслануга да бәйләнгән. Шуңа күрә төзү һәм төзекләндерү эшләрен без планга ярашлы алып барабыз. Һәр хезмәткәребез җитди миссия – якташларыбызны юллы итү бурычына җаваплы итеп карый. Киләчәктә районыбыз, гомумән, илебезнең сыйфатлы һәм яхшы юллары белән горурланырлык дәрәҗәдә булачагы өчен безнең салган хезмәтебез дә лаеклылар нәүбәтендә бара дип ышанабыз, – диде Илшат Нуриев. Шушы өлкәдә тир түгүчеләрнең һәм без – кулланучыларның да өмете һичшиксез тормышка ашыр дип ышанабыз, чөнки саваплылардан-саваплы эш башкара бит алар.

Читайте нас: