Барлык яңалыклар
Хезмәт һәм мәшгульлек
25 сентябрь 2020, 12:55

Оҗмах бакчасы үстергән пар

Районыбызның Иске Тазлар авылында үз хуҗалыкларын, ихата-йортларын оҗмахка әйләндереп яшәүче, дөньяларын гөл-чәчәккә күмгән Алия Сәетмөхәммәт кызы һәм Фәнәви Зыя улы Ясавиевларның уңганлыкларына исең китәр.

Җирдә казыну, соңыннан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, гүзәллеккә соклану, яшелчә-җимешләреңнең уңышы белән горурлану ләззәт, рухи җан азыгына әйләнгән. Алар Уфа шәһәрендә мактаулы хезмәт юлын бергә үтеп, соңыннан авыл тормышын, туып-үскән үз туфракларын сагынып, 2002 елны биредән өй сатып алалар. Һәм авылда кыска гына вакытта булдыклы Чәчәк апа, Җимеш абый булып үзләрен танытырга да өлгерәләр. Балачактан җир-туфракны яратып үскән, бакчачылык турында бихисап китап-журналлар укыган Ясавиевлар «мичурин» белемнәрен туплаган. Алар гөлләр, җимеш агачлары, яшелчә үстерүнең аерым технологияләренә таянып, һәр сортның үзенчәлек өстенлекләрен исәпкә алып, ышанычлы питомник-кибетләрдән генә сатып алып утырта. Авылдашлары һәм аларның җәннәт бакчасын күрергә дип читтән килүчеләр белән дә авырсынмыйча бакчачылык буенча борчыган сорауларына җавап бирәләр, сер-киңәшләре белән уртаклашалар, орлык-үсентеләреннән дә өлеш чыгаралар.
1947 елны туган Алия Сәетмөхәммәт кызы төбе белән Борай авылыннан. Шөкер, аның әлеге вакытта исән булган, 97 яшьлек әнисе – Рәисә Килмәтова кызына гүзәллекне күрә белергә һәм аны тудыра белергә дә өйрәтеп үстергән. Беренче мәктәптә урта белемгә ия булгач та, кыз Чалкак мәктәбендә укыта башлый һәм шунда ук читтән торып, Бөре педагогия институтының филология факультетына укырга да керә. Фәнәви абый 1940 елны Шабай авылында туган. Әтисен хәтерләми, чөнки сугыш башлангач та фронтка киткән Зыя абзый 1942 елны һәлак була. Биш бала белән тол калган әни кеше авырлыклар белән көрәшеп, газизләрен ничек тә аякка бастыра. Фәнәви абый җиде классны Шабайда укып, урта белемне Борайда ала. 1958 елны Бөре дәүләт педагогия институтының физматына укырга керә. 1963 елны юллама белән Чалкак мәктәбенә укытырга җибәрелә һәм бер айдан аны Кушманак мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Ул Казан шәһәренә барып, аспирантурада укый. Солдат хезмәтен үтәргә дә өлгерә. 1967 елны Алия апа белән Фәнәви абый өйләнешәләр. Уфаның Акмулла педагогия институтының математика кафедрасында – абый, ә апа 42 санлы мәктәп-лицеенда студентларга һәм укучыларга белем өләшә башлый. Педагогикада ирешелгән уңышлары өчен мактаулы исемнәргә лаек булалар. Математика фәннәре кандидаты Фәнәви Зыя улы әлеге югары уку йортында 40 ел хезмәт салып, «Отличник Росси» исемен дә ала. Алия Сәетмөхәммәт кызы «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырылган Русия укытучыларының иң яхшылары арасындагы бәйгесендә җиңүче була, аңа Башкортстанның атказанган укытучысы исеме тапшырыла. Тамырлары авылдан булган әлеге зыялыларны табигать, авыл тынлыгы, туфракка булган мәхәббәт шәһәр шау-шуын калдырып, туган якларына тарта. Иске Тазлардан йорт сатып алгач та, берникадәр вакыт Уфага йөреп эшләүләрен дәвам итәләр. Ялларга авылдагы хуҗалыкларына ашкынып кайталар һәм атна башында Уфага юлланалар. Фәнәви абый – 2008 елда, ә Алия апа 2010 елны гына укытудан туктый.
Һәм менә 18 ел авыл һавасын иркен сулап, ике уңган хуҗалыкларын әкият дөньясы, җәннәт бакчасына әверелдерә. Капка төбеннән башланган гөлләр дөньясы күзнең явын алып торса, олы бәрәңге бакчасының һәр карышы дөрес исәпләнеп, төрле-төрле җимеш агачлары, куакларын утыртканнар. Бу хозурлык матурлыгы белән таң калдыра һәм уңышлары белән хушны да ала. Сентябрь азагы булуга карамастан, бихисап карлыган куакларының соң өлгерә торганнары монда җимешләреннән сыгылып утыра. Соң өлгерә торган кура җиләк уңышын күреп, җәй уртасына кире кайткандай тоясың үзеңне. Груша, алма, слива, сортлы барбарис, гөлҗимеш тагын безгә ят, әллә нинди агачларга карап, боларны ничек карап, тәрбияләп бетерәләр, көч-дәрман каян алалар икән дип уйлыйсың. Алия апа һәр чәчәге, агачы янына туктап, аларның сорты, фәнни исеме, үстерү-тәрбияләүнең бар нечкәлекләре хакында мәктәп укучысына аңлаткандай, сабыр һәм тирәнтен итеп, бирелгән сорауларны җаваплары белән ачыклап сөйли бара. Бакчаларында бәрәңгенең генә дә әллә ничә төрле сортын утырта икән алар. Бәрәңге бакчасының яртысына күпләп аерып утыртылган «Заря» сортлы бакча җиләгенең җәй башыннан алып, әле дә мул уңыш биреп утыруын күреп аһ итәсең. Сентябрь азагында аларның алсу төстә чәчәк атып утырулары күзне иркәли. Әлеге мәлдә чиләк-чиләк эре җиләкләр җыеп хушлана икән алар.
– Фәнәви абыегыз түтәлләрне тигез итеп үлчәп, җеп сузып кына казый. Ул шулкадәр төгәл, игътибарлы, бер генә чүп тамырын да калдырмый. Чүп үләннәрен без бервакытта да ташламыйбыз, алардан компост эшләп, черемә ясыйбыз һәм бакчага, барлык агач төпләренә таратабыз, – дип аңлата безгә Алия апа.
Чынлап та, аларның бакчасындагы туфрак сусыл кара төстә. Бәрәңге алынган урыннардагы кара балчыкның күпертеп, йомшартып куелуын, йокларга урын салганда кабартылып куелган ястык-түшәккә охшаттым. Мондый туфракта ни чәчсәң дә тәгәрәшеп үсәр төсле итеп тойдым. Туфрак та тәрбияләгәнне, аны яратканны, аның турында кайгыртканны хуш күрә шул.
– Чүп үләннәре белән көрәшкәндә сидератлар: гәрчич орлыгы, клевер сибеп үстереп, аннары аларның яшел массасын чабып калдырып, түтәлләр әзерлибез. Туфракка да иътибар ныклы кирәк шул. Һәр яшелчәнең рәт араларын киң калдырып утыртуны уңышлы күрәбез. Болай иткәндә араларында җил дә рәхәтләнеп йөри, кояш нурлары белән дә, туфрак ашы белән дә тиешенчә туеналар. Кысык җирдә йоклавы рәхәтме, әллә иркенләп ял итүеме? Үсемлекләр өчен дә шулай. Абыегыз иртә өлгерә торган кура җиләкләрен пөхтәләп кисеп куйды инде. Ә соңгыларыннан кура җиләген әле чиләк-чиләк җыябыз. Быел слива, чияләрне җыеп бетерә торган да булмады, – минем эре «Заря» бакча җиләгенә мөкиббән китеп торганымны күргәч, Алия апа сүзен җиләк турында дәвам итте, – Жиләкләрнең мыекларын ипләп кисеп торырга кирәк, араларын йомшартып, ике ел саен түтәл «күчеп йөрсә» генә уңыш мул була һәм сорт үзенчәлеген югалтмый. Эре «Фестивальная» җиләген дә яратып үстерәм. Алар да бер түтәлдә ике-өч елдан артык утырырга яратмый.Теплица-парникларыбыз да өчәү, андагы баклажан, помидор, кыяр түтәлләре дә һәр елны «күченеп йөри». Кыярның «Адам», помидорның «Добрый молодец», «Клуша», «Сердцеед» сортларына өстенлек бирәм – шушы томат сортлары «F” түгелләр, орлыкларын алып куллансаң да буш булмаячаклар. «Монгольский карлик», «Веселый гном» сортлы помидорларны үстерергә дә яратам. – дип, яраткан хобби-эше турында сөйләвеннән ләззәт табып, «дуслары» турында канәгатьләнеп бәянләде хуҗабикә.
Йомры, тыгыз тәнле кәбестә башлары тезелеп утырган түтәл янына җиткәч, аларының һәрберсе янына кечкенә флагчыклар кадалып куелганга аптырамагыз дигәндәй:
– Химикатлар кулланмыйбыз, кәбестәне зарарлаучы бөҗкләргә каршы аптекадан алынган каен дегетен әлеге тукымаларга тамызып чыгам да, шул җитә, – диде ул.
Җилле генә көн иде, хәстәрлекле Фәнәви абый өстендәге фуфайкасын салып, хәләленең иңнәренә кадерләп япты. Белеклелекнең бер мисалы түгелме ни бу игътибарлылык? Әгәр дә бер-береңне аңлап, җил-яңгырдан шулай сакласаң гына әлегечә озак еллар бергә яшәп, фанилыкта да бергәләшеп җәннәт бакчалары барлыкка китереп буладыр шул. Биш дистә елдан артык бергә яшәгән Ясавиевларга ихтирамлы карашым белән янә бактым. Йорт-ихатага чыгар өчен юлыбыз хуҗаларның абзары аша үтә иде. Анда хуҗаның алтын куллары белән эшләнелеп куелган киштәләрдә эре-эре суганнар рәхәтләнеп, тезелешеп оеп ята, әллә ничә сортны аерым бүлеп, аларны кибәргә салып куйган бу уңганнар. Кызылы, Ялта суганы аеруча, сокланып карап торырлык эре булып үскән.
– Утыртабыз да, хәзер кая куеп бетерәбез инде дип аптырыйбыз. Үзебезгә җитәрлеген баздагы киштәләргә салдык. Суган да, сарымсак та мул булды, – дип Фәнәви абый, гәрәбәдәй суганнар салынган киштәләр арасыннан эндәште.
Аннары чәчәкләр дөньясы – ихатага килеп чыктык. Хуҗалар бакчачылык буенча журналларда гына күреп булырдай авыл өенең базына алып кереп киттеләр. Уңайлы итеп ясалган, баш бәрелер дип куркып, иеп йөрисе булмаган бу баздагы запаслар санап карасаң ничә елга җитәрлек икән! Бу кадәрле дә уңганлыкка исең китәр!
Уфада үз тормышлары белән яшәүче уллары Данил, Айдар ата-анага кайтып ярдәмләшә. Биредә эшләп, табигатьтән көч-энергия алып китә алар. Москвада хезмәт юлын яңа башлаган оныклары Алина да мондагы җәннәт бакчасын бик ярата икән. Чөнки алар да бик яхшы белә, моның бер-берсен чиксез сөйгән әти-әниләренең күңел җылысы, җан ләззәте салынып, олы теләк, җирне ярату, туфракка булган олылау аша тырышып барлыкка китерелгән оҗмах бакчасы, булдыклылар дөньясы икәнен һәм аларга бик рәхмәтлеләр.
Безне озатып йөргән Иске Тазлар авылы китапханәчесе Әнибә Лотфулла кызы Шафыйкова да авылда Ясавиевлар кебек уңган, гүзәллек тудыручы гаиләләрнең күбрәк яшәвен теләвен белдерде:
– Үзләре генә үстереп калмый, авылдашларыбызга да орлык-үсентеләрне кызганмыйча өләшә алар. Ихтирамлы кешеләребез алар безнең, – дип Алия апа белән Ясави абыйны мактау сүзләренә күмде.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: