Барлык яңалыклар
Хезмәт һәм мәшгульлек
21 август 2020, 14:50

Ягымлылыгы белән кибетне ямьли

Халыкта элек-электән сатучының йөзе “бал сатсын” дигән әйтем бар. Димәк, сәүдә өлкәсендә эшләгән, халыкны хезмәтләндергән сатучының йөзендә һәрвакыт елмаю балкып торырга тиеш дигән фикердән чыгып әйтелгән бу сүз. Әле дә кибеткә күпләр сатучысына карап керә. Караңгы йөз белән каршылап, тупас сөйләшкән сатучысы булган кибеткә керәсе килми, урап узасың, бу фикер белән һәр кеше килешер, минемчә. Көн озынына позитив булып калу өчен бу өлкәдә эшләүчеләргә дә бик күп көч кирәк, әмма кибеткә уңыш китерү юлларының иң мөһиме сатучыдан тора икән шул.

Караңгы йөз белән каршылап, тупас сөйләшкән сатучысы булган кибеткә керәсе килми, урап узасың, бу фикер белән һәр кеше килешер, минемчә. Көн озынына позитив булып калу өчен бу өлкәдә эшләүчеләргә дә бик күп көч кирәк, әмма кибеткә уңыш китерү юлларының иң мөһиме сатучыдан тора икән шул.
Менә шундый, кибетнең йөзен аклаучы ачык йөзле, мөлаем ханым Гөлшат Әхмәтнур кызы Әхмәрова (фотода) турында әйтеп үтәсем килә. Күбесе аңа Кояшкай дип эндәшә. Чөнки ишектән килеп керүгә үк, һәр сатып алучыны елмаюлы карашы белән каршылый. Сорауларга әдәпле, сабыр һәм ихлас җавап биреп төшендерә белә. Сатып алучы товарлы булып кына чыгып китми аның яныннан, уңай эмоцияләр белән, янә бирегә киләчәген әйтеп чыгып китә.
Гөлшат Әхмәтнур кызы сәүдә тармагында инде 15 елга якын көч сала. Үз эшен ярата. Хезмәтендә дә, гаиләсендә дә бәхетле ханым ул. Тормыш иптәше Рәзиф Әнәф улы белән бергә өч бала үстерәләр. Соклангыч дөнья көтәләр. Аларның гаилә коруларына быел 25 ел. Тугай авылында яшиләр. Гөлшат-Кояшкай көн дә сөенеп эшенә сатып алучыларын сагынып эшенә ашыга.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: