Барлык яңалыклар

Почта хезмәткәре булуы җиңелме?

Халыкны берләштерү кайсы һөнәр ияләренең миссиясе дип уйлыйсыз? Почта хезмәткәрләренеке. Почтальон дигәч, күз алдына хат ташучы, газета өләшүче килеп баса. Бүген аларның вазыйфалары күпкә арткан булса да, почта тартмаларына вакытлы матбугат салу төп бурычларының берсе булып кала. Алар үз участокларында яшәгән һәр кешене яхшы белә. Алай гына да түгел, кайбер почта хезмәткәрләре үз эшен шулкадәр җитди башкара ки, пенсия, субсидия, газета-журналлар алучы кешеләр белән телефоннан элемтәдә тора.

Алар пенсия, яисә субсидия килгән көнне өйдә булу-булмауларын белешеп тора. Бу бүгенге почтальонның эшләү рәвеше. Кушманак почтамт бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр шундыйларның берсе. Шушы бүлекчәне җитәкләгән Маргарита Галиева Яңавыл районы кызы булса да, 1985 елдан башлап Каратамак авылында гомер итә. Хезмәт стажының 15 елын нәкъ шушы яраткан эшенә багышлый ул. Тормыш иптәше Рәмил белән ике ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Маргарита ханым Кушманакка йөреп эшли. Тәүдә тормыш иптәше китереп йөртсә, инде хәзер үзе руль артында җилдерә. Бу бүлекчәгә җиде авыл карый, аларны дүрт хат ташучы хезмәтләндерә. Халисә Баһаутдинова, Гөлшат Садретдинова, Гәүһәрия Мөгаллимова һәм Рәмил Суфияновлар кебек үз эшләренең остасы булган хат ташучыларны телгә алмый китү мөмкин түгел. Егерме елга якын бу хезмәттә эшләгән Гөлшат Садретдинова подписка кампаниясе чорында да иң яхшы күрсәткечләргә ирешә. Почта һөнәрен үзләштерә генә башлаган яңа хезмәткәрләргә ул үрнәк булып тора. Халисә Баһаутдинова бу өлкәдә икенче генә ел эшләсә дә хезмәттәшләре аны мисал итеп куя, кыска гына вакыт эчендә үз эшенең остасына әверелгән. Төрле һава шартларында яңгырмы ул, кармы алар һәрвакыт сафта. Авыл халкын рухи азык белән тәэмин итәләр. Почта хезмәткәре булуы җиңелме дигән сорауга кызлар елмаеп кына, без эшебездән зарланганыбыз юк, яратып башкарабыз, урам буйлап гәзит-журналлар тарату безнең өчен иң зур куаныч дип җавап бирделәр.
Читайте нас: