Бу гаиләнең эшсез торырга яратмаганын күрше-күләне генә белә иде, ә быел исә аларны һәммәсе белә булып чыкты. Җиләк сезонында бигрәк тә вакытны җиткерә алмыйлар. Әүвәлгеләр әйткәнчә, кылны кырыкка ярырдай чак бит. Бер бакча җиләкне җыярга да, эшкәртергә дә, урнаштырырга да кирәк. Бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлаганнарына ике ел вакыт узып киткән. Шушы вакыт эчендә үзләренең сатып алучылары барлыкка килгән. Бакча җиләген сораучылар алдан шалтыратып та белешәләр, ел саен әнә шулай көтеп торучылар да күп икән. “Көнгә 100-120 килограмм җыеп алабыз. Аз дигәндә 50-60 килограмм була. Читтән китерелгән җиләккә караганда бездә үскәне тәмлерәк. Алар төс-кыяфәт белән дә, тәм белән дә аерыла. Без “Фестиваль” сортын үстерәбез, аның эресе дә, вагы да күп була. Төрле бәядән сатабыз. Исламовлар көзгә җиләкләрне чабып, чистартып куялар, кышкылыкка әзерләү өчен салам да кайтартылган. Бәрәңге рәтләре кебек утыртылган бакча җиләгенең бер башында яңа җиләк түтәлләре барлыкка килгән. Аны махсус агроспан белән каплап куйганнар. “Җиләк бер җирдә 7 ел гына үсә, аннан вагая башлый. Чүбен утап, чабып, арасын казып чыгабыз”, – дип сөйли Рәмилә белән Айрат. Җиләк үстерүнең серләренә төшенергә, яңача алымнарны үзләштерергә дә тырышалар. Тәмгә дә татлы, эре, сусыл. Бакчалары исә ишек төбеннән үк чәчәкләргә күмелгән. Уңган хуҗаларның помидоры, кыяры өлгергән. Чүпләребезне күреп китәсез инде дип хафалансалар да, бакчада чүп үләннәр күзгә-башка чалынмады. “Без бәрәңге урынына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, безнең бакчада бәрәңге үсмәде, ә җиребез җиләкне яратты”, – дип сөйли хуҗабикә. Бу тату, матур гаиләдә ике бәләкәч кыз Алия белән Мәрьям үсә. Алар бәләкәч кенә булуларына карамастан, әниләренә бик зур ярдәмчеләр. Җиләк җыешып, су сибешеп, чүп уташырга да бик әвәсләр. Уңганнарның эше уң була,–дип бердә юкка әйтмәгән борынгылар.