Барлык яңалыклар

Авылга кибет кирәк

Атна саен пәнҗешәмбе көнне район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков катнашлыгында үтә торган чираттагы эшкуарлык сәгатендә бер проект каралды – Алтаю авылында азык-төлек кибетен ачу.

Эшкуар иске фельдшер-акушерлык пунктының хуҗасыз бинасын арендага алырга планлаштыра. Бүгенге көндә авылда кибет социаль роль дә уйный. Авылда, нигездә, өлкән буын кешеләре яши, азык-төлек кибете дә аларга бик кирәк, барысының да район үзәгенә барып сатып алу мөмкинлеге юк.
Хакимият башлыгы Рөстәм Исхаков тарафыннан проектны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү өчен хакимиятнең структур бүлекчәләренә тиешле йөкләмәләр бирелде.
Читайте нас: