Барлык яңалыклар

Күздә–яшь, күңелдә–рәхмәт

Олыгайган көнеңдә үз гаиләңдә, балаларың тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ләкин бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый шул, арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар да бар. Андыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Күпкырлы, четрекле, зур сабыр­лык һәм түземлек таләп итүче.

Яңа Бикмәт авылында бу җаваплы эш егерме дүрт ел дәвамында Вероника Габдулхакова иңнәрендә. Пермь өлкәсе Олы Гондыр авылыннан килен булып төшкән Вероника Владиславовна тегүче һөнәрен сайласа да, хезмәт юлын социаль хезмәткәр эшендә таба. Тулы нагрузкага эшләгән ханым өлкән яшьтәге һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән унҗиде кешене хезмәтләндерә. Аларга социаль–көнкүреш, социаль-хезмәт, социаль-психологик, социаль-хокукый төрләрдәге хезмәтләр күрсәтә.
–Вероника Владиславовна карамагындагы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар барысы да эшеннән бик канәгать. Һәр килүен көтеп алалар. Эш дәверендә ялгызлары көн күргән, якын кешеләре булмаган уннан артык әбине урын өстендә күтәреп карап соңгы юлга да озатты ул. Вероника яхшы психолог та. Авыр холыклы кешеләр белән дә уртак тел таба белә. Кешелекле, ачык, таләпчән, әдәпле Вероника ханым кебек кешеләр белән эшләве дә күңелле,–ди хезмәттәшләре.
–Эшемне бик яратам. Миңа ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга чын күңелемнән хезмәт күрсәтәм, эч серләрен тыңлыйм. Бер-беребезгә нык ияләндек. Кайчак чит кешеләр өйләренә кереп, мине күреп, кызыңмы, әллә дип сорасалар, кайберләре, әйе, кызым, киленеңме әллә дисәләр, әйе, киленем, дип җавап бирәләр. Менә шулай өлкәннәрнең кызлары, киленнәре булып эшлибез, аралашабыз,- ди Вероника шат елмаеп. Уңган, гаиләсен дә, тормышын да менә дигән итеп алып барган Вероника Габдулхакованы Яңа Бикмәт авылы халкы булдыклы хатын-кыз, үрнәкле ана итеп тә хөрмәт итә. Тормыш юлдашы Хәмитҗан Хәмәтхан улы белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзләре үрнәгендә эш сөеп үскән Салават белән Альбина бүген үз тормышлары белән яши. Көч һәм акыл белән эшләп тапкан уңганнарның дөньялары җитеш, тирә-юньгә ямь өсти.
Читайте нас: