Ярдәм итү – күңел халәте

Башкаларбәхетенәсөенәбелгәнкешеүзеһәрвакытбәхетлебула, диләр. Кузбай авылындаяшәүчеРаушания Хәмзина бәхетнебашкаларгаигелекөләшүдә, кулыннанкилгәнчәякыннарынсөендерүдәкүрәһәмшуннантәмтабыпяшибелә. Ә игелеккылыргааңаАллаһыТәгаләүзеюлачып тора. Тормышиптәше Раил белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының икеседәгаиләлебулып, бүгенәти-әниләреноныклар белән сөендерәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Раушанияханымбашта токарь, аннан "Мир" фабрикасында келәтче булыпэшли. Аннан соң кире туган ягына әйләнеп кайтып, яшьли күз атып йөргән егет белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Инде 24 ел ул Кузбай авылында социаль хезмәткәр булып эшли. Элекке елларда аңа беркетелгән ярдәмгә мохтаҗлар саны 10лап булса, бүген 20 кеше исәпләнә. Социаль хезмәткәр дип әйтүгә үк аңлашыла, әлеге вазыйфада эшләп кенә булмый, яшәргә кирәк. Кыскасы, кешеләрне ярата белергә, аларның борчуын үз йөрәгең аша кичерергә, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртырга тиеш буласың. Раушания Шәрифҗан кызы аларга кибеттән әйберләр алып кайтып бирә һәм документ эшләре артыннан йөри.
– Рецептлар яздырып, дару юнәтү, коммуналь хезмәтләргә түләү, субсидияләр рәс­ми­ләштерү кебек кәгазь эшләре минем өстә, – ди ул. Олы йөрәкле социаль хезмәткәр көнозыны авыл буйлап әби-бабайларга ярдәм итеп кайтканнан соң арыдым дип беркайчан да кул кушырып утырмый. Йорт тутырып мал-туар, кош-корт асрый, бакча тутырып яшелчә-җимеш һәм гөлләр үстерергә дә өлгерә. Эчке дөньясы саф кешенең генә ихатасы – гөлгә, күңеле нурга күмелә.