Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә чын-чынлап нәтиҗәле эшләүче профессионаллар командасы булдырылган. Хезмәт буенча белгеч Гөлчәчәк Бәдретдинова, баш инспектор Гүзәл Сәетова, әйдәүче инспектор Эльвера Талипова, 1нче категорияле инспектор Илира Шипаева үз эшләренең остасы булып, бирегә мөрәҗәгать иткән гражданнарга квалификацияле һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтергә әзер. Водитель Рәшит Назаровның да эше җаваплы. Шул ук вакытта бу өлкәдә эшләр өчен кадрлар бик кирәк. Хәзер пандемия чорында белгечләргә йөкләнеш гаять зур.
– Узган ел бер инспектор айга 35кә якын гариза эшкәрткән булса, хәзер 65тән артып китте. Тик безнең инспекторлар ал-ял белән исәпләшми, иртәдән кичкә кадәр кешегә эшсезлек буенча пособие билгеләү һәм акча күчерү өчен эшлиләр. Коронавирус афәтендә күпләр эшсез калды: компанияләр хезмәткәрләрне кыскарталар һәм эштән бушаталар, чөнки хезмәт хакын түләргә мөмкинчелек юк. Массакүләм изоляция шартларында барысы да эшли алмый. Кемдер түләнми торган ялга китүне сорый – бу да хезмәт хакын югалту дигән сүз. Офислар һәм кафелар ябык икән, офис-менеджерлар яки официантлар кирәк түгел. Шуңа күрә дә эш эзләүче гражданнарның саны 322 кеше тәшкил итә, шуларның 195е эшсез. Агымдагы елның 1 апреленнән 2 июненә кадәр дистанцион рәвештә 266 кеше исәпкә басты. Туры киләторганэшбулмаса, аларгаэшсез граждан статусы биреләчәк. Элегрәкүзәктәисәптәторучыэшсезгражданнарны яңадан теркәү шулайук дистанцион рәвештә башкарыла. Эшсезлек буенча пособие өчен акча үз вакытында түләнә. Агымдагы елның 30 мартыннан РФ Президенты В.В. Путин йөкләмәсе буенча Русиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме арттырылды. 6 апрельдәнБРныңхалыкнысоциальяклауинтерактивпорталындагражданнарөчен «Туры килә торган эшэзләүдә гражданнарга ярдәм итү» хезмәтенә керү ачык булды. Мөрәҗәгатьне интерактив порталда карау өчен гражданин гаризасына кирәкле документлар (фото, сканер) беркетергә тиеш. 9 апрельдән гражданнар өчен «Русиядә эш» мәгълүмати порталы эшлибашлады. Гражданга резюме-гаризатутырырга да җитә, яңатәртипхезмәткенәгәсенең скан-күчермәләрен, эш бирүчедән уртача айлык хезмәт хакы турында белешмә бирергә кирәклекне төшереп калдыра. Мондый гадиләштерелгән тәртип 2020 елның 31 декабренә кадәр кертелде, – ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Олия Шафыйкова.
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Шул уңайдан аларны тәбрикләп, көндәлек хезмәтләрендә авыр тормыш хәлендә калган һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә файда китерүен телибез.