Барлык яңалыклар
Хезмәт һәм мәшгульлек
20 апрель 2018, 17:41

Борайда уку һәм эш урыннары ярминкәсе үтте

Бүген, 20 апрельдә, Халык мәшгульлеге үзәге Яшьләр үзәге белән берлектә республика әһәмиятендәге эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрде.

Сәгать унга Яшьләр үзәгенә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән эш табарга теләгән райондашларыбыз җыелды. Эш урыннарын “Капелла” җәмгыяте, “Росгосстрах” компаниясе, Борай юл төзү-ремонтлау идарәлеге һ.б. оешма-предприятиеләр тәкъдим итте. Районыбызның икътисады авыл хуҗалыгы юнәшле булу сәбәпле, ихтыяҗы зур булган эш урыннары арасында терлекче, савучы, механизатор, тракторчы вакансияләре бар.
Артабан 12 сәгатьтән аграр университет, М.Акмулла исемендәге педагогия университеты, БДУның Бөре филиалы колледжы, Бөре күппрофильле колледжы, ВЭГУ академиясе вәкилләре районның чыгарылыш сыйныф укучыларын укуга кабул итү шартлары һәм белем бирү программалары белән таныштырды.
А.Фазлетдинова.
Читайте нас: