Барлык яңалыклар

Хезмәтеннән ямь таба

Иске Бикмәт авылында Розалия белән Кадыйр Солтановлар хөрмәтле гаиләләрнең берсе булды. Гаилә башлыгы урындагы колхозда лаеклы ялга чыкканчы төрле марка тракторларды көч салып иген икте. Йорт хуҗабикәсе фермада сыер сауды. Гади колхозчыларның балалары – уллары Камил белән Шамил дә, эшче һөнәрләр сайлап, тормышта үз юлларын ярды. Алар бүген туган авылларында төпләнеп, мул тормышта яшәп, дөньясын көтә. Бөре шәһәрендәге училищеда белем алган Солтановлар төпчек сеңелләре Ралияне дә үз яннарына тартты. Ул биредәге уку йортында нигездә хатын-кызларга хас булган эшче һөнәргә – парикмахерга укып, кулына диплом алып, Борайга эшкә кайтты. Яшь кыз баланың хезмәт юлы шулай башланып китте.

ңа кадәр, район үзәгендәге элекке “Анжелика” чәчтараш салонында хезмәт практикасы үтүләр артта калды. Ралия шул вакытта теоретик белемен практикада кулланып, үзенә киләчәккә юл ярды. Шуңа укуын уңышлы тәмамлаган кызга эшкә урнашу проблемасы булмады, салон җитәкчесе аны әлеге коллективка алды.

Инде гүр иясе булган Рәзинә Фәрхетдинованы Ралия якты истәлек буларак хәтергә ала, хезмәткә ныклап төшендергәненә тирән рәхмәтен белдерә.

–Ул вакытларда төрле урыннарга күченергә туры килде. Шундый уңайсызлыклар булса да, клиентларыбыз ташламады, эшебез алга барды, – дип сөйли инде ярыйсы гына хезмәт тәҗрибәсе туплап өлгергән Ралия Кадыйр кызы. Бу юнәлештәге эшкуарлык та районда киң таралу ала. Кушманак авылы егете Радик Корбановка тормышка чыгып, балалар тәрбияләгән чорда элекке салон таркала. Шул сәбәпле Ралия үз салонын ачарга ниятли. Бүген ул район элемтә бүлеге бинасындагы бүлмәне арендалап, хатын-кызларның чәчләрен кисеп буяу, бөдрәләтү, күз-кашларын бизәп матурлау кебек һәм башка хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә көч сала.

–Эшче һөнәр сайларга һәм укуда ярдәмләшкән әти-әниемә, абыйларыма рәхмәтлемен. Кайчандыр кызык итеп кенә тотынган эшемне хәзер сөеп башкарам, аннан ямь табам. Туган көнемнең дә һөнәри бәйрәмгә – 13 сентябрьгә туры килүе эшемә җаваплылык өсти, яхшы нәтиҗәләргә дәртләндерә. Хәзер үз клиентларым бар. Аларның хезмәтемне ошатуы, рәхмәтле булуларыннан да зуррак бәһа юктыр, – ди тәҗрибәле парикмахер. Ул инде ике бала анасы да булып өлгергән. Малайларның өлкәне Раил беренче сыйныфта, кечесе Рөстәм балалар бакчасына йөри.

Үз эше белән мәшгуль ханым район бюджетын тулыландырасы салымнарны вакытында түләп бара. Көненә ул ким дигәндә җиде-сигез кешегә хезмәт күрсәтеп, киләчәккә матур планнар белән яшәп эшли. Корбановлар якын елларда үзләренең парикмахер салонын ачып, шунда берничә кешегә хезмәт урыны булдыру теләген тормышка ашырачагына ышана. Ул буш вакытында кул эшләре – бәйләү, чигү белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итәргә ярата.

Р. Шаматов.
Читайте нас: