Барлык яңалыклар
Спорт
8 гыйнвар 2022, 10:05

Көч беләктә түгел, дисәләр дә ...

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә районда зур игътибар бирелә. Яшьләр дә сәламәт яшәү рәвешен үз итә. 25 декабрь көнне Дүртөйле шәһәрендә пауэрлифтинг (штанганы ятып этәрү) һәм спортның көч төрләре буенча яңа ел турниры узды. Ярышлар берничә төрле үлчәү категориясендә оештырылды. 75 килограмм авырлык категориясендә “Һәвәскәрләр. Бицепска штанга күтәрү. Классик” дисциплинада 47,5 килограмм нәтиҗәсе белән Миңле авылы егете, гер спорты буенча район җыелма командасының даими әгъзасы Фәдис Исламов икенче урынны яулады. Шулай ук Фәдис спорт мастерлыгына кандидатлар өчен нормативларны үтәде. Ул диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

Көч беләктә түгел, дисәләр дә ...
Көч беләктә түгел, дисәләр дә ...

26 декабрьдә гер спорты буенча Дүртөйле районының беренчелеге үтте. Биредә дә Фәдис үзен сынатмады. Ул, ике кулында 24әр килограммлы герләрне 98 тапкыр, ыргылыш күнегүендә 183 тапкыр күтәреп, ярышларның җиңүчесе булды.

Тренер Радик Хәмидуллин билгеләвенчә, гер спорты – ул шәхси спорт төре. Аның белән ныклап шөгыльләнгәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: