Спорт
8 Мая 2021, 09:21

Иң җитезләре ярышты

Бүген, 8 май көнне, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Таҗи Гыйляҗетдинов истәлегенә багышланган традициягә әверелгән җиңел атлетика эстафетасы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзәк мәйданында спортны үз иткәннәр җыелган иде. Ярыш өч этаптан торды. Укучылар да, хезмәт яшендәгеләр дә көч сынашты. Эстафетаны башлар алдыннан физик культура, спорт, опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы Салават Муллагалиев катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кубок, грамоталар, медальләр белән бүләкләнде.