Барлык яңалыклар
Спорт
6 апрель 2021, 09:10

Тренер Ринат Ядгаров истәлегенә

Сабантуй мәйданының чаңгы базасында быелгы чаңгы сезонын ябу һәм тренер Ринат Ядгаров истәлегенә, БРда Сәламәтлек һәм озын гомер елгы уңаеннан «Иң көчле чаңгычылар» ярышлары оештырылды. Чарада тирә-як район һәм шәһәрләрдән дә чаңгычылар катнашты. Район хакимиятенең физик культура, спорт, опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Салават Муллагалиев, тренер Ринат Өлфәт улының хезмәттәшләре, дуслары, көрәштәшләре чараның озак вакытка җитәрлек тәэссоратлар белән истә калуы өчен зур тырышлык салдылар.

Ярышлар төрле яшь төркемнәре буенча үтте. 11 яшьлек үсмер малайлар арасында Данил Кунушбаев – I, Инсаф Шафыйков – II, Никита Сатылбаев III урыннарны яулады. Бу яшьтәге кызлар арасында Самира Тайгунова иң җитезе булып чыкты, Зөлфия Сафина икенче булды һәм өченчене Арина Сахратуллина яулады.
Ике километр дистанциядә сынауны 1991–2004 елларда туган яшүсмерләр тотты. Беренче урыннарга Азалия Хаҗиәхмәтова, Регина Гыйльметдинова, Вероника Мирзаянова, Егор Яндуганов, Рузаль Исламов, Радмир Васильев чыкты.
31 һәм өлкәнрәк яшьлек ир-егетләр арасында, дистанцияне 5 минут 52 секундта үтеп, беренчелекне Владислав Котлыяров яулады. Ринат Гыйниятуллин финиш сызыгын икенче булып үтте, өченче урында – Артур Вахитов. Әлеге яшь төркемендә ярышучы хатын-кызлар арасында Рәйлә Тимербаева җиңү яулады. 40-50 яшьлекләр арасында ярыш аеруча киеренке барды. Ир-егетләрдән иң җитезе Эдуард Иванчин (4 минут 59 секунд) булып чыкты, Андрей Савельев аннан ун гына секундка калышып, икенче урынны яулады. Өченче урынга лаек булган Рөстәм Мөлекаев алардан 54 секундка калышты. Хатын-кызлар арасында беренче булып финиш сызыгын Сәвия Габушева узды, Марина Гафутдинова, аннан 4 секундка калышып, икенче урынны яулады, өченче урынга Лариса Әхмәтҗанова ия булды. 51 яшьтән өлкәнрәкләр арасында хатын-кызлардан Фидәния Закирова беренче, Флүзә Әхмәдиева икенче урыннарны алды, ир-егетләрдән Юрий Айгузин беренче, Фәнзәт Әхмәтов икенче, Антон Якитов өченче баскычларга күтәрелде. 1960нчы елда туганнар һәм өлкәнрәк яшь категориясендә Валентин Шәйдуллин һәм 1965нче елгы чаңгычылар арасында беренчене Зилә Вахитова алды, икенчегә Әлфия Фәрхетдинова чыкты. Ярышның иң ахырында VIP йөгерү категориясе булды. Анда беренче урыннарга Лилия Фаязова, Дарья Проколепко һәм Валерий Гәрәйшин чыкты.
Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләде. Спорт ветераны Фәнис Шәйдуллин да чаңгы спортын үз иткән спортчыларга үзенең бүләкләрен тапшырды. Тренер Ринат Ядгаровның укучысы Азат Нуртдинов һәр елны шушы чарага спонсорлык ярдәме күрсәтә. Быел да аның ярдәме белән чаңгычыларга камыр ризыклары белән җылы чәй эчү оештырылды һәм җиңүчеләргә бүләкләр дә алынды.
Саф һавада сәламәтлекләре өчен файда китерерлек шөгыльне үз иткән якташларыбыз әнә шулай бүләкләр алып сөенде.
Читайте нас: